«Хәрәкәттә - бәрәкәт» керәшен биюе буенча мастер-классның көне билгеле
Иртәгә кич барлык теләүчеләрне кызыклы мастер-класс көтә.
20 сентябрь 17.00 сәгатьтә "Татмедиа" бинасы янындагы скверда (Казан, Декабристлар урамы, 2) керәшен биюе буенча мастер-класс узачак.
Бу – "Хәрәкәттә – бәрәкәт" проектының быелгы сезонда йомгаклау чарасы. Мастер-классны Казан Мэриясе "Туганайлар" керәшеннәрнең мәдәни-агарту газетасы белән берлектә уздыра. Мастер-классның алып баручылары - керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" Дәүләт фольклор ансамбленең балет артистлары Руслан Насыйров, Алсу Гәрәева, Алмаз Тукманов һәм Юлия Габдрахманова.
Чара барышында артистлар перформанс оештыра һәм керәшен биюенең төп хәрәкәтләрен өйрәтә. Биредә теләге булган һәркем керәшен биюенең төп элементларын өйрәнә ала. Чарага керү ирекле. 0+.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев