Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Халыктан сөт җыеп тапшыручы Елизавета

Мамадыш районының Юкәче авылыннан шәхси эшмәкәр Елизавета Капитова халыктан көнгә өч тонна ярым сөт җыя.

Елизавета Васильевнаның яңа УАЗ машинасын районның 17 авылы кешеләре көтеп тора. Бу авыллардагы халыктан сөт җыеп чыгу өчен Елизавета Капитовага көн дә 120 километр ара үтәргә туры килә. УАЗга көйләнгән цистерна 2 тонна сөт сыйдырганлыктан, сөтне ике мәртәбә җыя: кичке тугызынчыга кадәр һәм иртәнге дүртенче яртыдан. Кичтән җыелганын үз хуҗалыкларындагы махсус зур суыткычка бушата. Җыелган сөтне Казаннан килеп алып китәләр. Көненә 3,4-3,6 тонна сөт тапшыра. 

Сөтнең литры 32шәр сум чагында, авылдагы яшьрәкләр арасында сыерларның баш санын арттыручылар да булган. Хәзерге вакытта Кумырык авылыннан Валерий Горбунов гаиләсе 6 баш сыер асрый. Валерий Мансуровның 4 сыеры бар. Елизаветалар күршесе Николаевлар 8 савым сыер тота. Николай МЧСта эшли, ә хатыны Зоя — картлар йортында повар. Икесе дә күрше Шәдче авылына йөреп эшлиләр. 

«Иң күп сөт Вахит, Ямаш һәм үзебезнең Юкәчедә җыела. Юкәчедә көненә 390-420 литр була. Яз башында литрын 31-32 сумнан җыйган идек. Майныкын — 20 сум 50 тиеннән. Ә июнь өчен 19 сум була, диләр. Ике ел инде «Елмай» җәмгыятенә озатам. Аңа кадәр Мамадышка тапшырдык. Җыйган сөтне Казанда литр белән түгел, ә килограммлап исәпләп алалар, бу — безнең өчен отышлырак. Сөтнең «база майлылыгы» — 3,4 процент, ә без 3,7 процент майлылыктагы сөт тапшырабыз, — Ирем Николай Арсентьевич та булыша, бергә эшләмичә булмый. Киявебез, Верониканың ире Ленар Абдуллинның үзе эшли торган «Елмай» аша ике ай элек УАЗ машинасы алып бирүдә ярдәме зур булды», — дип сөйләде Елизавета Капитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев