Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Халкың өчен җырлап яшә, Георгий

Бүген, 20 сентябрь көнне, асыл затыбыз – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның туган көне.

Аны чын күңелдән бәйрәме белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, бәхетле тормыш, иҗат уңышлары телибез.

Георгий Ибушевка

Бирсә Ходай, бирә икән сәләт — 
«Түләмичә аңа һәм бушка».
Туган якның барча былбыллары 
Тавышы бардыр җырчы Ибушта!

Әйтерсең лә, йөрәгендә аның
Йөзәрләгән учак кабынган. 
Шуңадырмы, җыр һәм шигырьләре
Кайнар хисле моңга манылган.

Көмеш кыңгыраулар чыңлыймыни,
Чишмә агамыни таулардан?
Халкым тыңлый Ибушевның җырын,
Ләззәт алып сихри моңнардан.

«Рәхмәт сиңа, җыр!» китабың үзе —
Халкым өчен бик зур бүләк ул.
Туган халкың өчен җырлап яшә, — 
Бездән сиңа изге теләк шул.

Якташыбыз Рәим Гобәев үзенең бу шигырен 2007 елда Георгий Ибушевка багышлап язган («Үткәннәр сагындыра», шигырьләр, Казан «Ихлас» нәшрияты, 2014 ел, 124нче бит). Ул — районыбызда гына түгел, республикабызда билгеле шәхес, берничә китап авторы. Гомере буе Мамадыш районының Көек-Ерыкса урта мәктәбендә туган тел дәресләре укытты. 

Якташыбыз, әле шушы сентябрь аенда гына 80 яшен тутырган җирле шагыйребез Рәим Гобәйнең районыбыздагы күренекле шәхесләргә багышланган «Багышлаулар» циклы да бар. Алар арасында, әлбәттә, асыл карендәшебез Георгий Ибушев лаеклы урын алган...

Лидия Пасыева. 
Мамадыш районының Усали авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев