Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вознесение трактының түләүле өлеше буенча хәрәкәт итү бәясе билгеле

Казанда Вознесение трактының түләүле өлеше буенча хәрәкәт итү бәясе, автомобиль категориясенә карап, 176 сумнан 567 сумга кадәр тәшкил итәчәк. Татарстан Министрлар Кабинеты карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Түләүле юлдан йөрү хакы транспорт чарасының категориясенә бәйле:

— Биеклеге 2 метрдан да артмаган, ике һәм аннан да күбрәк күчәрле транспорт чараларына, прицеплы транспорт чараларын да кертеп — 176 сум.

— Биеклеге 2 метрдан 2,6 метрга кадәр тәшкил иткән, ике һәм аннан да күбрәк күчәрле транспорт чараларына, прицеплы транспорт чараларын да кертеп — 265 сум.

— Биеклеге 2,6 метр һәм аннан да күбрәк тәшкил иткән, ике күчәрле транспорт чараларына, прицеплы транспорт чараларын да кертеп — 353 сум.

— Биеклеге 2,6 метр һәм аннан да күбрәк тәшкил иткән, өч һәм аннан да күбрәк күчәрле транспорт чараларына, прицеплы транспорт чараларын да кертеп (күбесенчә ерак араларга авыр йөк ташучы фуралар) — 562 сум.

Билгеле булганча, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Вознесение трактының икенче өлешен бу елның декабрь уртасыннан да соңга калмыйча ачарга кушты. Вознесение трактының беренче өлеше былтыр ачылды, аннан хәрәкәт итү бушлай.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев