Владислав Уткин: “Улымны биюче булырга мәҗбүр итмим”
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә керәшен егете эшләвен белгәч, аның белән якыннанрак танышасы килү теләге уянды. Республиканың иң абруйлы бию төркемендә эшләү һәркемнең дә кулыннан (бу очракта аягыннан дип әйтү дә урынлыдыр) килми бит! Таныш булыгыз: карендәшебез Владислав Уткин!
– Владислав, син кайсы яктан?
– Үзем Түбән Камада тусам да, әти-әнием чыгышлары белән шул районның Олы Аты авылыннан. Җәй көннәрендә авылга еш кайта идек, балачагым шунда узды, дисәм дә була. Мәктәпкә исә Түбән Каманың 2нче татар гимназиясенә укырга кердем. Ә бию белән кызыксынып китүем 3нче классларда булгандыр. Гимназиядәге сәнгать мәктәбенең “Ирнас” бию коллективына без класстан берничә малай белән язылган идек. Бию буенча беренче укытучыбыз Ирек Наскаев бәләкәйләр белән дә, өлкәнрәк классларда укучылар белән дә шөгыльләнә иде. Мин ансамбльнең зуррак укучылардан торган “Яшьлек” төркеменә дә йөрдем.
Ә инде гимназияне тәмамлаганнан соң, Казан мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кердем. Соңгы курста укыганда мине шушы дәүләт ансамбленә эшкә чакырдылар.
– Профессиональ биюче карьерасының үсеш баскычлары турында да сөйләп китсәң иде.
– Әлбәттә, уку барышында ниндидер чыгышларга йөреп, “подтанцовка”ларда катнашып тәҗрибә тупладым. Бу уңайдан, "Сәйдәш" бию коллективы белән хезмәттәшлек итүем матди яктан да, рухи яктан да зур ярдәм булды. Дәүләт ансамбленә чакыргач, ике дә уйламый ризалаштым. Репертуарының бай булуы белән дә бу ансамбль мине үзенә тартты.
– Биеп йөреп кенә акча эшләп буламы соң?
– Дөресен генә әйткәндә, акча җитә, дигән кешене күргән юк әле минем. Монда даими хезмәт хакы килүе әйбәт инде, вакыт-вакыт, премияләре дә була. Әлбәттә, артистлар белән чыгышларда биеп йөреп була, мөмкинлек булганда шулай эшлибез дә. Шулай да минем төп максатым – аерым чыгыш ясаучы артист булу, чөнки "подтанцовка"да биюче арткы планда кала ул.
– Хатының Айгөл дә биюче. Сезнең арада көндәшлек яки көнчелек хисләре дә бардыр әле.
– Юк, андый әйбер булса, гаилә таркалырга мөмкин. Бергә эшләү бик уңайлы: бер-береңнең кая йөргәнен беләсең, бөтен әйберне бергә эшлибез. Без бит аның белән бергә укып, чыгышлар ясап йөрдек. Хәтта дәүләт ансамбленә дә бергә чакырдылар безне. Биюче тормышын энәсеннән алып җебенә кадәр белә һәм аңлый ул. Айгөл – чыгышы белән Башкорстстаннан, шунда колледж тәмамлап, Казанга укырга килгән. Әлегә декрет ялында.
– Катнаш никахта проблемалар чыкмыймы?
– Безнең гаиләдә бу мәсьәләдә бернинди каршылыклар да юк. Мин Айгөл белән мәчеткә керә алам, ул да минем белән чиркәүгә керергә мөмкин. Дин бит ул һәр кешенең күңелендә була. Хатыным үзе дә, әти-әниләре дә никах дип мәҗбүриләмәделәр.
– Балачакта милли йола-бәйрәмнәрдә катнаша идеңме?
– Әйе, алар иң кадерле истәлек булып күңелдә саклана. Пасхада күкәй җыю, иван Купала көнендә Ширәмәт суында коену – мондый хатирәләр байтак. Безнең авыл священнигы күкәй белән бергә я акча, яки башка берәр әйбер өстәп бирә иде. Берсендә шулай кукуруз таякчыклары эләкте. Энекәшнең, шатлыгын уртаклашасы килеп, кайтып керешкә: "Алла бабай кукуруз таякчыгы бирде", – дип кычкырганы хәтердә. Священникны ул шулай изгеләштереп куйды.
– Буш вакытларыңда нәрсә белән шөгыльләнәсең?
– Фотога төшерергә яратам, кичне улым белән уздыруны "хобби" дип әйтеп була. Аерым спорт төрләре белән шөгыльләнмим, спорт биюе дә бик җитә. Шуны да әйтеп үтәсем килә: миңа үзенчәлекле төрле ризыклар әзерләү ошый. Биюче булмасам, поварлыкны сайлар идем (көлә) .
– Малаеңның үз юлыгыздан китүен телисеңме?
– Аны без түгел, ә үзе хәл итәргә тиештер. Минем үземнең әти-әни дә кысылмады, улымны да биюче булырга мәҗбүри өндәмәячәкмен.
Әңгәмәне Олеся ДМИТРИЕВА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев