Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владислав Тимофеев: «Ватанны сакларга әзер тору — ул егетләрнең бурычы»

15 февраль - хәрби бурычларын Ватаннан читтә үтәгән россиялеләрне искә алу датасы. Шушы ук көнне Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгару тәмамлана. Карендәшләребез арасында да таулы-ташлы Әфган җирендәге хәрби хәрәкәттә катнашканнары бик күп. Япь-яшь килеш никадәр авырлыклар аша үтәргә туры килгәнен алар үзләре генә беләдер.

Кайбыч районының Иске Тәрбит авылында 1969 елның январенда туган Владислав Тимофеев та яшь гомеренең ике елын авыр хәрби хезмәттә уздырган. Хәзерге вакытта ул гаиләсе белән туган авылларында яши. Хатыны Надя белеме буенча медицина хезмәткәре, алар бергәләшеп, инде 90 яшен тутырган, урын өстендәге әниләрен карыйлар. Авылда тәртип ягыннан да, уңганлык буенча да һәркемгә үрнәк булырлык бу гаилә. Өч бала — Вадим, Руслан, Лилиананы тәрбияләп үстергәннәр.

Владислав Альбертович күп еллар колхозда эшләгән.

— 1979-1989 елларда Әфганстанда совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты булган хәрби сленгта безне — махсус автомобиль йөртүчеләрне «наливниклар» дип атый иделәр. Камаз машиналары белән керосин ташыдык. Безгә авырлыкларны күп күрергә туры килде. Бергә булган хезмәттәшләрем белән аралашып торабыз, ул вакытларны куркыныч бер төш кебек искә төшерәбез, хәлләребезне белешәбез, арабыздан киткәннәрне сагынып искә алабыз. Ватанны сакларга әзер тору — ул егетләрнең бурычы, тик мондый афәтләр беркем йортына да кагылмасын, дөньялар тыныч булсын иде», — диде аз сүзле, җитди, батыр йөрәкле Тәрбит егете.

Чистай районының Бахта авылыннан Геннадий Смирнов 1986 елны, мәктәпне тәмамлауга ук, армия сафларына алына.

— Казаннан безне Төрекмәнстанның Ёлатань шәһәренә хәрби өйрәнүләргә алып киттеләр. Аннан соң, таулардагы хәрби хәрәкәткә өйрәнүләр үзәгенә җибәрделәр. Анда 3 ай дәвамында тиешле өйрәнү узгач, Әфган җиренә күчерделәр, — диде Геннадий Михайлович.

Шулай итеп, ул 1987 елның 1 февраленнән мотоукчылар батальонында пулеметчы булып хезмәт итә. Аларның заставасы тауның иң биек ноктасына эләгә, көненә әллә ничә тапкыр шушы тауга менеп төшәргә туры килә аңа. Таулардагы хәрби хәрәкәткә өйрәтүнең ни өчен кирәк булганлыгын шунда аңлыйлар. Озакламый аны разведчик итеп билгелиләр. Анда күпме тапкыр катлаулы заданиеләрдә булуын искә дә төшерергә теләми.

— Куркынычларны түгел, ә андагы кыр тулы йодрык кадәрле кып-кызыл чәчәк атып утырган тюльпаннарны һәм виноград куаклары хакында гына сөйлисе иде дә бит. Юк шул... һәлак булган сугышчан дусларның җансыз гәүдәләре күз алдына килеп йөрәкләрне телә, — дип дәвам итте сүзен ветеран сугышчы-интернационалист.

Алар әле дә төрле милләттән булган сугышчан дуслары белән тыгыз элемтәдә, бер-берсенә булышып яшиләр. Геннадий Михайлович күп еллар Мөслим авыл җирлеге депутаты итеп сайланган, авыл клубында эшләгән, яшьләрне көрәшкә өйрәткән. Бүгенге көндә фермерлык белән шөгыльләнә. Шулай ук, клубта үткәргән чараларда катнашырга да, ансамбльгә йөрергә дә, спектакльләрдә уйнарга да вакыт таба. Хатыны Әнисә дә, балалары Игорь, Валерий, Иван һәм кызлары Оля да аны нык хөрмәт итәләр, горурланалар.

— Ул безне дә патриотик рухта тәрбияләргә тырышты. Туган җиргә карата мәхәббәт булырга тиешлеген аңлатып үстерде, — диде укучы кызлары.

Зәй районындагы Урта Баграж авылының бөркеттәй егете Юрий Бояров 1982 елның 28 мартында армиягә китә. Бер ай чамасы үз илебездә хәрби өйрәнүләр узгач, май аенда ук Әфганга озатылалар. 18 яшьлек сабый, ул чакта кайнар ноктага җибәрәселәрен белми дә әле... Шулай итеп, 1982 елның май аеннан 1984 елның маена кадәр, төгәл 2 ел, Әфган җирендә авыр солдат хезмәте үтиләр. Аларга, вакытыннан алда, бик тиз житлегергә туры килә.

“Килеп урнашкач ук, дошманнар минометлардан һөҗүм итә башладылар. Мин Шинданд шәһәрендә БМП машинасы йөртүчесе булып хезмәт иттем. Эсселектән БМПларның бронясына кул тидерерлек түгел, ә безгә аның эченә кереп утырырга кирәк. Ун минуттан җебеңә кадәр лыч булып чыгасың. Хезмәттә иң кыены – түзеп булмаслык эсселек. Йоклый алу бәхете тигәндә үзебезнең бакча артындагы Пидут чишмәсе суының тәмнәре төшләргә кереп саташтыра иде. Әфганстанда үткән ике елда минем өчен иң зур шатлык – сугышчан задание үтәгән чакта карендәшем, күршем Николай Шалапаев белән очрашуыбыз булды. Шул вакытта күңелнең ничек сөенгәнен, әйтеп бетерә алмаслык халәт кичерүемне сөйләп кенә аңлатырлык түгел. Сөйләшеп туеп булмады”, – дип күз яшьләре белән искә алды Юрий Алексеевич.

Аның турында сеңелесе Светлана Боярова: “Бертуган дәдәм Юрий турында бик күп сөйләп була. Ул безнең әти урынына калган дәдәй. Әтиебез бик иртә, 38 яшендә операция өстәлендә мәңгелеккә күзен йомды. Әниебез берсеннән-берсе кечкенә 5 баласын кочаклап тол кала. 1982 елны, Сабантуйга каршы таңда, әниебезнең ачыргаланып: “Балалар, янабыз”, – дип кычкырган үзәк өзгеч тавышына сикерешеп тордык. Кем нәрсә эләктерә ала, шуны алып, урамга чыгып йөгердек. Күршеләрдән чыккан ут 3 йортны кара күмергә әверелдерде.

Шул көннәрдә Юрий дәдәйдән дә шомлы хәбәр алдык. “Без яхшы гына Әфганстанга килеп җиттек” дип язган иде ул хатында. Бик озак, өчәр айлап хат-хәбәр килми иде.

1984 елның май аенда, армия хезмәтен тутырып, туган авылыбызга кайтты. Ял да итмичә, Зәй шәһәрендәге “Сельхозтехника” оешмасына шофер булып эшкә урнашты”, – дип сөйләде.

Ут йотып яшәгән әниләренең йөрәге ничек түзгәнен ул үзе генә белгәндер. Әфганнан исән-сау кайтканнар да әле хәзер дә күңелләрендә мәңге төзәлмәс җәрәхәт йөртәләр.

Юрий Алексеевич үтә тырыш кеше. Күрше авыл кызы Мария белән тормыш корып, гомер кичерәләр. Тик Ходай аларга тагын сынау бирә. Әфган үз эзен салган, күрәсең, 2018 елда инсульт кичерә олы йөрәкле карендәшебез. Бүгенге көндә ул – I группа инвалид.

“Бик зур рәхмәт Мария жиңгәбезгә, җиренә җиткереп тәрбияли дәдәйне. Бик авыр вакытлары булды, түзделәр. Госпитальгә дәвалану курслары алыр өчен юллама алулары бик кыен, шуларга хөкүмәт игьтибарны арттырса иде”, – дип өстәде Светлана Алексеевна.

Бер малай Һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр алар. Уллары Алексей – эшмәкәр, үзенең шәхси йөк машинасында ерак юлларда җилдерә. Кызлары Екатерина Уфа медицина университетында белем ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев