Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владислав Домолазов 2024 елга нәтиҗә ясый, яңа елга планнар кора

Мамадыш ягының Албай авылы егете, Түбән Камада яшәүче Владислав Домолазов үзе дә, кызы Анастасия дә керәшен ансамблендә җырлыйлар

СИБУРның «Нижнекамскнефтехим» җәмгыяте сварщигы, Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыятенең яшьләр бүлеге җитәкчесе, «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле солисты:

— 2024 ел безнең гаилә өчен дә, эшемдә дә бер көйгә, әкрен генә үтеп китте, Аллага шөкер. 2025 елны да өйдә, гаилә белән каршы алырга исәп. Кызым Анастасия, улым Матвей, хатыным Ирина һәм аның әнисе Зоя (чыгышы белән, үзебезнең Мамадыш районындагы Түбән Әрнәш авылыннан) белән бергәләп…

«Нижнекамскнефтхим»да эшләвемә дә 22 ел тулды, мин — VI разрядлы электр сварщигы, ягъни электр ярдәмендә эретеп ябыштыручы. Ә Түбән Каманың «Сүрәкә» керәшен фольклор ансамбленә йөрүемә 23 ел тулды, укыганда ук бу ансамбльдә җырлый башлаган идем. Үземнең кызым Анастасия белән бергә, яшьләрнең «Җиз кыңгырау» ансамблендә дә җырлыйбыз. 

2024 елда да, үзебезнең куйган максатыбызны тормышка ашырып, әби-бабайлардан калган элеке җыруларны өйрәнеп, зур сәхнәгә, халыкка алып чыктык. Конкурсларда җиңүләр яуладык. Яңа елда да бу мирасыбызны барлауны дәвам итәчәкбез. Безнең керәшен җырулары искиткеч күп бит, киң дәрьялардай... Әле аның сәхнәдә җырланмаганнары, халык ишетмәгәннәре күпме?! Җитәкчебез Ольга Владимировнаның ул җыруларны бар нечкәлеге белән, урынына җиткереп өйрәтүдәге хезмәте бик зур. Аның керәшен җыруларын бар йөрәге белән аңлавы, яратуы һәм шуны безгә дә өйрәтүе сокландыргыч. Безнең керәшен яшьләр аның шикелле булырга омтылалар. 

Җырны халыкка җиткерү өчен, аның музыкасы да, аранжировкасы да кирәк. Ә музыка яздырту арзан тормый хәзер. Керәшен оешмасы җитәкчесе, барыбыз да карап торган Тамара Алексеевна беркайчан да кире бормый, һәрвакыт финанс ярдәме күрсәтә. Керәшенем дип яшәүче менә шундый җитәкчеләр булганда, әлбәттә, яшьләр оешмасының да эше алга бара. Барың да дус-тату эшләгәндә генә, коллектив чын һәм көчле була.

Хәзерге көндә бөтен кешенең дә хыялы — сугышның тизрәк бетүе, тынычлык урнашуы. Алдагы көннәрдә дә исән-сау булып яшәргә язсын. Яңа ел олы хыялларны тормышка ашыру, иҗат дөньясында яңа биеклекләр яулау елы да булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев