Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владимирдан Бачковлар: «Күпләп мал асрауга чарасызлыктан кереп киткән идек»

Елена һәм Владимир авылның иң тырыш һәм үрнәк гаиләләренең берсе.

Күп мал асраучы Бачковларның абзар тулы мал-туар: бозаулар, сыерлар, дуңгыз.

— Үзем Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылыннан. Ә ирем Владимир Дмитриевич — Владимир егете. 29 ел бергә яшибез. Мал асрыйбыз, авылда калуыбызга үкенмибез. Баштарак эш булмау сәбәпле, чарасызлыктан кереп киткән идек бу хезмәткә, хәзер терлексез үзебезне күз алдына да китерә алмыйбыз. 11 савым сыерыбыз, 1 тана, 8 үгез бар, яңа туган бозаулар да шактый. Сөтне, литрын 33 сумнан, «Елмай» заводыннан килеп җыялар. Сораучыларга эремчек, корт, каймак ясап бирәбез. Малларга азыкны пай җиребездә җитештерәбез. Ирем бар эшне дә үзе эшли, техниканың бар төрен дә булдырды, печәнне пресслый. Безнең якта җир уңдырышлы дип булмый, уңыш һава торышына да бәйле. Май аенда ук килосын 7 сумнан 40 тонна икмәк сатып алдык. Ул бер елга җитә. Күп итеп чөгендер үстерәбез. 100 төп кәбестә, 40лап төп кыяр, 150 төп помидор утырттык. Моннан тыш, кунакка йөрешергә дә вакыт табабыз. Без ишле нәсел. Төп нигездә яшәгәч, үзебезгә килүче дә күп, чакыручылар да шактый. Берсен дә калдырмыйбыз. Өч балабыз, бер оныгыбыз бар. Балалар шәһәрдә яши, эштән курыкмыйлар, булышалар. Авылга кайтабыз димиләр, ә шәһәр кырыенда урын алып үз йортларын булдырырга хыялланалар, — дип сөйләде Елена. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев