Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владимирда бергәләп кич утырдык

Элек авылларда бергәләп кич утыру гадәте бар иде бит. Җәйге озын көннәрдә эштән арып-талып, малларны кертеп, сыерлар саугач, авыл халкы капка төбенә кич утырырга җыела торган иде, хәтта печән өстендә дә. Мамадыш районының Владимир авылында бу гадәт әле хәзер дә саклана.

Мин дә әле Владимирга кич утырырга менеп төштем (Усалидан Владимирга бармыйлар, менәләр бездә). Капка төпләрендә җыелышып утыручыларны күреп, күңел сөенде. Билгеле, тик торганда менмәдем, чакыру булганга гына килдем. Шул көнне туганым Венера Арсланова-Нислина телефоннан дәшеп, хәл белеште. Ул еш кына шалтыратып ала шулай. Кәефемнең чамалы икәнен сизсә дә: «Лидия Семёновна, әйдә, авылга менеп төшегез әле, күптәннән бер кич утырып аласы килә, түти дә кайтты», — диде. Венера белән Люда — бертуганнар. Венера — минем укучым, Людмила белән 1-2 ел Владимир мәктәбендә укыттык, Олы туталары Люба — минем классташым, дөрес, ул кайтмаган иде. 

Кич утырырга дип мендем менүен, ләкин капка төпләрендә бер кеше дә булмаганлыктан, өйләренә керергә туры килде. Ишекне ачуга аптырап киттем: өстәлдә туй сые күк табын әзерләнгән. Республикабызга танылган аш-су остасы Венера Арсланова кулы икәне әллә каян күренеп тора! Уңайсызланып киттем. Менә бераздан әкрен генә күршеләре — шулай ук минем укучым, авыл мәктәбендә укытучы булып эшләүче Галина Романова-Ибушева килеп керде. Озак көттермичә, Владимир клубы җитәкчесе Галина Михайлова-Чулакова күренде. Шулай итеп, җайлап кына зәвыклы өстәл янына урнаштык. Бу кызларның кайсысы әти, кайсысы әни ягыннан туганнарым минем. Туганлык җепләрен барысы да белә. Авыл кешеләре, әби-бабайлар, керәшенлек, авылыбыз бәйрәмнәре — сөйләшмәгән бер тема да калмады бугай. Белеп бетермәгәннәрен шушы йортның хуҗасы, минем җиңги — Аннук түтидән сорадык. 

Авыл бәйрәмнәре дигәннән, узган ел «на ура» үткән авыл көнен быел да оештырырга икән исәпләре. Галина Михайлова кайбер серләрне дә «чиште». Быел да табын әзерлиселәр, пылау пешерәселәр икән. (Узган елгысының тәме һаман авызда тора, Венера пешергән иде шул аны!) Авылыбызда туып-үскән Анна Ивановна Ибетеева, аның уллары Николай белән Валерий җыенга пылау пешерү өчен олы казан бүләк итеп, күптән кайтарып куйганнар инде. Галина Григорьевна кайбер планнарын, тагын әллә нинди сюрпризлар булачагын да «ычкындырды». Ләкин «сертотмас үрдәк» булырга ярамас, ниләр сөйләшкәнне әйтеп бетермим, алдан бөтен серне дә чишеп бетереп булмый инде. Без, мондагы кызлар белән болай дип тә хыялландык: җыенга барыбыз да керәшенчә киенеп килсәк, ничек матур булыр иде! Мондый матур хыял тормышка аша алмый инде ул, беләбез, ләкин шулай да я асылмалы алка, я булмаса, муенҗака, я кызыл төскә, я шакмаклы киемгә өстенлек бирергә тырышып карарга була инде дип, хискә бирелеп алдык…

Менә шулай рәхәтләнеп, капка төбендә түгел, өстәл артында кич утырдык без. 
Бу язманы укыганнар Авыл җыенына кайтмыйча түзә алмаслар, дип уйлыйм. Ә кәефләрне күтәреп, бәйрәм ясаган туганнарыма рәхмәттән башка сүзем юк. «Бер күрешү — бер гомер», диләр шул. 

Лидия ПАСЫЕВА.
Мамадыш районының Усали мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев