Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владик – фермер, фельдшер һәм җырчы

Владислав Архереев туган көнендә басу уртасында тракторда утырганда килгән уен тормышка ашыра.

Редакциябез кунагы — Түбән Кама районының Олы Аты авылы егете, карендәшебез Владислав Архереев белән тормышы, иҗаты турында сөйләштек. 

— Владислав, син җырчы да, фельдшер да, эшмәкәр дә...
— Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, диләр. Мин нәкъ шундый булырга омтылам. Мәктәпне тәмамлагач, медицина институтында белем алып, хирург булырга телгән идем. Ләкин биология буенча имтиханнан 2 балл җитеп бетмәде. Шуңа, колледжга фельдшер белгечлегенә укырга кердем. Әнием Лидия Ивановна да шул тармакта эшли. Беренче курстан соң, сроклы хәрби хезмәткә киттем. Бик күп егетләр өчен дәрәҗә булган «Президент полкы»на эләктем. «Почетный караул»да хезмәт иттем. Мәскәү шәһәрендә, Кызыл мәйданда постта тордым. 2017 елның 9 маенда Мәскәүдәге Жиңү парадында да катнашу бәхетенә ия булдым.
— Армиядән соң укуыңны дәвам иттеңме? 
— Әлбәттә, армиядән соң укуымны да дәвам иттем, шул ук вакытта фермерлык белән дә шөгыльләнә башладым. 2018 елда бер ферма сатып алдык, ремонтладык һәм әкрен генә авыл хуҗалыгы тармагында эшмәкәрлеккә кереп киттек. 100 гектар җиребез бар, сугымлык өчен үгез бозаулар асрыйбыз. Бүгенге көндә терлекләрнең баш саны бераз кимеде, чөнки башка эшләр дә барлыкка килде. Әмма терлекчелек тармагын бетерергә җыенмыйбыз. 
— Фермерлык белән шөгыльләнү һәм фельдшер... Ничектер, сәеррәк...
— Эшмәкәрлек белән шөгыльләнгәндә дә укуымны ташламадым, 2020 елда диплом алдым һәм Түбән Кама шәһәрендәге «Ашыгыч ярдәм» станциясенә эшкә кердем. Медицина тармагында эшли башлаган вакытым короновируска бәйле пандемия чорына туры килде. Авыр булды, әмма җиңеп чыктык. 
— Ә иҗатка китергән юлың? 
— 2022 ел тормышта күп нәрсәне үзгәртте. 1 июль — туган көнем, ә мин басу уртасында, тракторда утырам. Үзем генә, ә башымда уйлар өермәсе бөтерелә. Шунда бер фикер килде: янәдән укырга керергә! Туган көндә килгән уйны тормышка ашырырга булдым. Кечкенәдән үк үземнең җырга гашыйк икәнемне күз уңында тотып, Казан дәүләт мәдәният институтының кабул итү комиссиясенә шалтыраттым, Винера Ганиева кафедрасына укырга керергә теләвемне әйттем... Ахыр чиктә, мине имтиханга чакырдылар. Шул ук көнне Казанга барып, Винера Әхәтовна кафедрасына укырга кереп кайттым. Шулай итеп, җыролы иҗат һәм уку елларым башланды... Фермерлык белән күбрәк дәдәй белән әти шөгыльләнә, үзем дә кайтмый тормыйм. Казан белән Олы Аты авылы арасы — 205 километр. Җәйгелектә инситутта укулар юк, эштән буш арада урап киләм.
— Яңадан укырга кереп, студент булуы авырга туры килмәдеме? 
— Авыр булды дип әйтмәс идем. Үзем теләгән белгечлек булгач, җиңел укыйм. Аеруча, остазым Винера Әхәтовнада укуы ошый. Вакыты белән ул кырыс та була белә, әмма һәр студентта потенциал күрә. Берсендә, уены-чыны белән, «Филүс Каһиров кебек җырлый алачакмынмы», — дип сораган идем, ул миңа «Филүстән дә әйбәтрәк булдырачаксың», дип үз-үземә ышанычны арттырды. 
— Медицинаны, барыбер, ташламадың дип беләм. 
— II курс ахырында уку да җиңеләйде, уйлап-уйлап тордым да, кабат «Ашыгыч ярдәм» станциясенә эшкә керергә булдым. Бүгенге көндә Казанның Мирный бистәсендәге 7нче «Ашыгыч ярдәм» станциясендә эшлим. Май аеннан бирле укуны, эшне һәм фермерлыкны — барысын бергә алып барам. Ә күңел күбрәк иҗатка тартыла. Моның шулай икәненә быел Сабантуйда тагын бер кат инандым. Мирный бистәсендәге бу милли бәйрәмдә бер кеше аягын авырттырган. «Ашыгыч ярдәм»гә шалтыратканнар. «Вызов»ка мин туры килдем. Аңа беренче ярдәм күрсәткәндә, зур сәхнәдә Марат Яруллин җырлый иде. Шул мизгелдә, үз-үземә, «Владик, син бит хәзер ашыгыч ярдәм машинасында түгел, ә Марат Яруллин шикелле зур сәхнәдә, меңләгән тыңлаучылар каршында булырга тиеш идең», дип әйттем. Шул хәлдән соң, үзем шөгыльләнә торган өч юнәлештән иң якыны иҗат икәнен аңладым. 
— Күптән түгел, Түбән Кама районы һәм шәһәре халкын шаккатырып, туган авылың Олы Атыда «Авыл көне» бәйрәме оештыргансың икән. 
— Әйе. Атының «Ак түтиләр» керәшен фольклор ансамбле җитәкчесе Надежда Замотаева: «Владик, авыл көнен үткәрәсең килмиме», — дип сораган иде. Озак уйламадым, ризалаштым. Дөресен әйткәндә, чын керәшен бәйрәме оештыра аласыма баштарак бик үк ышанып бетмәгән идем. Күз — курка, кул эшли, диләрме әле? Атының элгәреге елларындагы гадәтләр, җыру-уеннар белән заманчалык бергә үрелгән бик матур бәйрәм оештырып чыга алдык. Шушы зур бәйрәмне үткәрүдә булышкан бөтен спонсорларга, иҗатташ дусларыма һәм, иң мөһиме, Россиянең халык артисты, барыбызның да яраткан җырчысы, остазым Винера Ганиевага рәхмәтем чиксез зур. Атының — «Ак түтиләр», күрше Җирекле авылының «Җирекле моңнары» ансамбльләренең дә ярдәме зур булды. Әле дә авылдашлар рәхмәт әйтеп, Илҗәнең малае койган да куйга үзе инде, булдырды дип сөйлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев