Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Винера Ганиева: «Вадимны гел кочаклап торасы килә. Кояш бит ул»

Узган ялларда Казанның «Пирамида» концертлар залында Вадим Захаров концертлары булды. Концертка аның остазы Винера Ганиева да килгән.

Сәхнәгә күтәрелгән Винера Ганиева «Хәерле кичләр!» диюгә үк, халык аңа хөрмәтен белдереп, кул чабарга тотынды.

«Шундый мәртәбәле залны тутырып килгән, Вадимымның җырларын, иҗатын яраткан тамашачылар, рәхмәт сезгә. Минем шундый вакытым җитте — җимешләр җыяр вакыт. Вадим — минем иң эре җимешем инде, — дип шаяртып, кочаклап алды ул Вадим Захаровны. — Гел кочаклап торасы килә. Кояш бит ул».

«Мин кичә дә килгән идем. Кичә мин сәхнәгә чыкмадым, сез бүген күбрәк уңдыгыз. Кичә мин чәчәк кенә бүләк иткән идем, бүген тәмлюшкәләр», — дип бүләген тоттырды Винера Ганиева.

«Ике көн шулай залны тутырып җыю — ул бик зур дәрәҗә. Син кыйблаңа туры булдың, син беркемне дә кабатламадың. Үзеңнең җырларың булды. Менә хәзер синең үзеңнең тамашачың. Бу — бик зур бәхет, бик зур казаныш. Киләчәктә шушы дәрәҗәне, шушы биеклекне югалтмыйча, яңа үрләр яуларга язсын, Алла боерса. Син менә шушы кыска гына арада республиканың атказанган артисты булдың, тиздән, иманым камил, халык артисты булачаксың, Алла боерса. Синең иҗатың, син үзең тарихта уелып калачаксың», — диде сәхнәдә Винера Ганиева Вадим Захаровка.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев