Винера Ганиева: «Бездә профессорларны тиешле дәрәҗәдә бәяләмиләр»
Блогер Олеся Дмитриева (Лесная) җырчы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Винера Ганиева белән аралашкан.
– Татар җырчыларының русча җырлавына ничек карыйсыз?
– Уңай карыйм. Татар җырчылары башка телдә дә җырларга тиеш. Тамашачы аны бик бәяли һәм аңлый.
– Акцент белән җырласалар?
– Әлбәттә, акцент бетерү өстендә эшләргә кирәк.
– Ничә яшькә кадәр җырларга җыенасыз?
– Тавышым яңгыраганчы.
– Репертуарыгыздагы иң уңышлы җыр?
– Минем андый җырларым бик күп. Бүген көн кадагына туры килә торганы «Җиңү килә» дигән җырымны иң уңышлысы дип әйтер идем.
– Ә «Туй күлмәге»?
– «Туй күлмәге», әлбәттә, мине халыкка таныткан җырларның берсе.
– Профессор гына булсагыз, акча җитәр идеме?
– Юк (көлә). Чөнки профессорларны тиешле дәрәҗәдә бәяләмиләр. Россиянең халык артисты исемен йөрткән Мәскәү артистларының пенсиялеренә өстәп, 30 мең сум түлиләр. Бездә андый хәл юк. Республикабызда да шушы законны кертсеннәр иде..
– Сез яратакан 3 топ артист?
– Алар бик күп. Үземнең шәкертләремне яратам. Профессиональ җырчыларны хөрмәт итәм, яратам. Ә җырлый белмәгәннәрен үземә укырга чакырам.
– Тамашачы Сезгә биргән иң истәлекле бүләк?
– Юбилейда ат бүләк иткән иделәр. Машина бүләк иткәннәре дә бар…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев