Виктория Газтдинова: “Мәктәбем сукмакларын җәяүләп уздым әле”
Мөслим районының Яңа Усы авылы кызы Виктория Газтдинова мәктәп еллары турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
Мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә әзерлек бара.
“Мәктәбем сукмакларын җәяүләп уздым әле. Кыска юл нарат урманы аша уза иде. Наратлар, наратлар! “Усыкай буйлары” дигән матур җыр да бар безнең авыл турында. Уку еллары йөгереп кенә узып киткән икән бит. Кайчандыр (1962-1970еллар) бер уй-ният белән янган классташларым күз алдына килә. Бик тату булып октябрят, пионер, комсомол булып янып яшәдек. Тормышта һәрберебез лаеклы урыннарыбызны таптык. Утны-суны кичкән хөрмәтле укытучыларыбызның тырыш хезмәте инде бу. Урыннары оҗмах түрләрендә булсын. Вакытсыз арабыздан киткән классташларымны сагынам. Люба Харитонова – үзе чибәр, үзе бик оста чигүче, спектакльләрдә кабатланмас рольләр уйнаучы, Геннадий Спиридонов – оста гармунчыбыз, көрәшчебез Валентин Васильев, чаңгычыбыз Валентин Никонов, мәзәкләр остасы Виктор Васильев, эш батыры Галактион Спиридонов (бакча- кыр эшләрендә аңа җиткән булмагандыр), үтә дә акыллы төпле фикерле Әдип Миннегалиев...”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев