Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Виктор Агапов: «Кая гына барсам да, баянчы егет икәнемне беләләр»

Яр Чаллыда яшәүче керәшен «бароны» Виталий Агаповның талантлы уллары Виктор белән Владиславны белмәүчеләр юктыр. Аның олы улы, «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активисты, Виктор ни өчен баянны үз иткән? Бүгенге көндә ул нәрсә белән шөгыльләнә? Бу һәм башка сорауларга җавапны Виктор АГАПОВ үзе сөйләде.

— Виктор, уен кораллары арасыннан ни өчен нәкъ менә баянны сайладың?
— 3нче класста укыганда, үземнән 2 яшь тә 10 айга кече бертуганым Владислав белән икебезне Чаллының сәнгать мәктәбенә бирделәр. Минем бик тә саксафонда уйнарга өйрәнәсем килгән иде. Тик, билгеле бер сәбәпләр аркасында, бу хыялым чынга ашмады. Шуннан, икебезне дә пианино классына яздылар. Беренче дәрескә килгәч, ишекне ачып керсәк, ул — баян классы икән. Без татарчаны яхшы белгәч, җитмәсә, папабыз да җырчы булгач, соңгы минутта безне баянга бирергә уйлаганнар. Анда 7 ел укыдым. Баян күтәреп, әкренләп концертларга, конкурсларга йөри башладык. Күбрәк, бертуган Агаповлар дуэты буларак, Владислав белән чыгыш ясый идек. 

— Музыкант, җырчы булырга кечкенәдән хыялландыңмы?
— Башлангычта укыганда, 12 апрель көнне туганга, «үскәч космонавт булам» дип әйтә идем, югары классларда футболчы булырга теләдем, чөнки футбол академиясе өй янында гына иде. Кемнәндер сәнгать колледжы турында ишеттем дә, 9 класс бетергәч шундагы «Халык уен кораллары» бүлегендә 4 ел укыдым. «Баян укытучысы, рус халык ансамбле һәм оркестры артисты» белгечлеге алдым. Экзаменга Казан консерваториясеннән килгән профессорлар мактады, үзләренә укырга да чакырдылар.

— Нигә шул юнәлештә алга таба укымадың? 
— Колледжны бетерергә бер ел кала, үземне продюссерлык өлкәсендә сынап карарга булдым. Мәскәүгә Гнесиннар исемендәге музыка академиясенә укырга керергә дә йөрдем, тик бюджетка эләгү өчен 2 балл җитмәде. Анда керә алмагач, ноябрь аенда армиягә киттем, Марий Эл республикасында хезмәт иттем. 

— Хәрби хезмәт ошадымы?
— Үзенә күрә, күңелле вакытлар. Музыка белеменә ия, өстәвенә, баяным да үзем белән булгач, ярты ел чамасы клубта эшләдем. Бөтен концертлардагы музыка яңгырашы өчен җаваплы идем. Азат исемле хезмәттәшем белән бергәләп, «Татарстан егетләре» дигән җыр да яздык: көе — минеке, сүзләре — Азатныкы. Яңа елда шуны җырладык.

— Заманча сәнгатькә дә, халык фольклорына да зур урын бирәсең...
— Бер урында гына утырырга яратмыйм. Мәктәптә укыганда диджей һөнәре белән кызыксындым. Бәйрәмнәрдә, дискотекаларда папаның бөтен аппаратурасын мәктәпкә алып килеп, диджей була идем. 7нче класста укыганда «Карендәшләр» фольклор ансамбленә йөрдем. Яшьләрнең «Җанагай» ансамбле оешкач, шунда йөрдем. «Карендәшләр» ансамбле белән Мамадыш районындагы авылларда концертлар куеп йөргән чаклар да булды. Студент вакытта тавыш операторы, студентлар советы председателе булдым, төрле конкурсларны, концертларны алып бардым. Үзебезнең мәктәп өчен КВНда уйнадым, интернеттагы «ютуб»та «Камаз» футбол командасы каналын алып баручы идем. Видеога төшереп, интервьюлар эшли идек. 18 яшемнән «Карендәшләр» ансамбленең аккомпаниаторы булып эшли башладым.

— Татарстанның халык артисты Виталий Агаповның улы булу сиңа зур җаваплылык өстидер...
— Әти-әниең нинди генә өлкәдә эшләсәләр дә, кем генә булсалар да, син үзеңне тиешенчә тотарга бурычлы. Безне шулай тәрбияләделәр. Әмма, «сездән «спрос» — икеләтә, йөзгә кызыллык китермәгез» дип, гел әйтә килделәр.

— «Бәрәкәт» яшьләр хәрәкәтенә ничек килдең?
— Барысы да «Айбагыр» лагереннан башланды. Анда беренче тапкыр 2015 елда ял иттем, соңыннан вожатый, диджей булып эшләргә бардым. Баянны да үземнән калдырмадым. Ашханәгә дә баянда уйнап, җырлап бара идек. Керәшен яшьләре белән шунда таныштым. Бүген дә шул «казанда кайныйм».

— Берничә ел элек «Керәшен егетләре» триосы бар иде. Хәзер нигә күренмисез?
— Армиядән кайткан елларда без, өч керәшен егете — Виталий Анисимов, Владик һәм мин бергә чыгыш ясый идек. Хәзер генә аңладым, ул вакытта уйлап җиткермәгәнбез, безгә бергә эшлисе калган. Ә бүген инде өчебез — өч җирдә... 

— Артистлар белән гастрольләрдә дә йөрдең дип беләм.
— 2019 елда, музыкант буларак, татарча солянка концерт белән Ханты-Мансийск якларына барган идем. Шунда җырчы Винарист Ильегет белән таныштык. Ул мине үз командасына баянчы итеп чакырды. 2022 елда аның белән Пермь якларында гастрольләрдә булдык. Өйләнергә әзерләнеп йөргән вакытлар иде әле ул, шуңа да бу юнәлештә барасым килмәде.

— Хатының белән ничек таныштыгыз? Ул да иҗат кешесеме?
— Хатыным Нәргизә — биюче. Мамадыш ягыннан. Алабуга культура һәм сәнгать колледжын тәмамлады. 2019 елны, армиядән кайтканның икенче көнендә, папа белән Түбән Камага концерт куярга бардык. Шунда Нәргизә белән беренче күрешүебез булды. Аннары, керәшен яшьләре белән, 2022 елда Кукмара районының Чура авылына концерт куярга бардык. Миңа биюче кызлар кирәк иде. Ике дә уйламыйча, «биергә кил әле» дип, Нәргизәгә шалтыраттым. Ул ризалашты. Шуннан соң якыннанрак танышып, дуслашып киттек, шул ук елны кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым. Тиздән, Алла бирса, әти-әни булырга җыенабыз. 

— Хәзер ниләр белән шөгыльләнәсең?
— Күбрәк, сәхнә артында мин (көлә). 2021 елда сәхнәгә ут, музыка кую белән шөгыльләнә башладым. Кечкенә булса да, үз командам бар. Җәй айларында Сабантуй, Питрауларда эшлибез. Җөридәге Питрауда, ике ел рәттән, фольклор сәхнәсен без әзерләдек — ут, музыка көйләдек. 2024 елда Мамадышта «SUNNY фест» фестивалендә эшләдек. Анда да шул аппаратура белән бардым. Концерт куярга сәхнәне әзерләү өчен бар нәрсәм дә бар: сәхнә экраны, утлар, колонкалар һәм башкалар. Чакырсалар, каршы килмим. Кирәк икән, баянчы буларак барам, әйтсәләр, җырлыйм да. 

— Киләчәккә күз салсак... 
— Барысын да әйтеп тә бетерергә ярамыйдыр инде. Шушы юнәлештә үсәргә уйлыйм. Музыка җайланмаларын тагын да арттырып, үз эшләренең чын остасы булган ышанычлы командамны тагын да зурайтасым килә. 

— Эшләрең уң булсын, Виктор!

Фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев