Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Викталина Кузнецова: «Армиягә китүче егетләргә дип чиккән кулъяулыкларым әле дә саклана»

Түбән Кама районыннан Викталина Кузнецова үзенең яшьлеген, чигү чиккәннәрен искә төшереп сөйләде.

Викталина Кузнецова – Түбән Кама районының Келәтле авылы кызы. Чистай районындагы Каргалы авылы егетенә кияүгә чыккан.

«Элек кияүгә китүче кызлар бирнәлекне алдан ук әзерлиләр иде. Әниләр безне бәләкәй чактан ук «кияүгә чыгу өчен бирнә әзерләргә кирәк», дип үстерделәр. Кияүгә кайчан чыгасын белгән юк, әмма бирнәлек әзер булырга тиеш иде. Шуңа да, кул эшләренә без бик иртә тотындык. Мин тәре алҗапкычын гади ак тукымага канва белән чиктем. Чигеп бетергәч, канваның җепләрен тартып аласың да, чигеш тип-тигез булып кала. Бистәрләр дә чиктем. Без яшь чакта армиягә китүче егетләргә чигүле кулъяулык бирү гадәте бар иде. Икесе әле дә  үземдә саклана, армиягә китүче егетләр күп булмаган, күрәсең».

Зур Афанас авылындагы «Серле мәләнчек» керәшен фольклор ансамбленә йөрдем.  Үзебезнең әбиләр, әниләр җырлаган көйләр, җырулар югалмасын дип, тырышабыз»,– дип сөйләгән иде Виталина түти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев