Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ветераннар исемлеген киңәйтергә тәкъдим ителә

Дәүләт Думасына «Ветераннар турында»Федераль канунга үзгәрешләр кертү хакында канун проекты кертелде. Инициатива түбән палата депутаты Анжелика Глазковадан кергән.

Федераль канун проекты дус һәм Союздаш илләрне тышкы куркынычтан саклау буенча тынычлык урнаштыру, стратегик һәм башка хәрби операцияләрдә катнашкан Россия гражданнарын хәрби хәрәкәтләр ветераннары категориясенә кертергә тәкъдим итә. Закон кабул ителгән очракта, мондый операцияләрдә катнашучылар тиешле ташламаларга һәм социаль ярдәм чараларына дәгъва итә алачак. Бу хакта «Шәһри Казан» хәбәр итә. 

Моннан тыш, Россия Федерациясе гражданнары катнашында дәүләтләр, шәһәрләр, территорияләр һәм хәрби хәрәкәтләр алып бару чоры исемлеген тулыландыру тәкъдим ителә. Аерым алганда, 1968 елда Чехословакиядә, 1962 елдан 1964 елга кадәр Кубада һәм 1979 елдан 1990 елга кадәр Никарагуада хәрби операцияләрдә катнашу чорын кертергә.

Канун проектына аңлатма язуында хәзерге исемлек тулы түгел, шуңа бәйле рәвештә сугышчы-интернационалистларның билгеле бер категориясе лаеклы ташламалардан мәхрүм ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев