Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вера Новикова өч телдә китап чыгарды

9 августта Чистайның музей-күргәзмәләр комплексында җирле шагыйрә Вера Новикованың «Җан җылысы бирә хатирәләр» дигән шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсе булды.

Кичәдә җирле керәшен оешмасы җитәкчелеге, укытучылар, китапханәчеләр, шигырь яратучылар катнашты. 

Җирле керәшен оешмасы исеменнән чыгыш ясап, Алексей Ефимов шагыйрәне бу икенче китабы чыгу уңаеннан котлады. Әниләргә булган хөрмәтне, табигатьне яратуны матур шигырьләр аша җиткерә алу осталыгын әйтеп, «Җан җылысы бирә хатирәләр» («Воспоминания дарят тепло») китабын өч телдә чыгарганы өчен рәхмәт белдерде.

Укытучы Елизавета Цыганова редакторлыгында чыккан бу китап өч телдә — рус, чуваш һәм үз туган телебездә язылган шигырьләрне үз эченә алган. Ул шигырьләрне беркем дә рус һәм чуваш телләренә тәрҗемә итеп утырмаган. Вера Петровна — туган телебездә һәм рус, чуваш телләрендә шигырь яза алу осталыгына ия сирәк талант иясе.

Кичәдә чыгыш ясаган «Багалмам» керәшен халык фольклор ансамбле элгәреге көйләр белән бергә, шушы ансамбльдә җырлап йөрүче Вера Новикованың да бер җырын башкарды. Ул — «Әнкәйләрдән үрнәк алыйк» җыры. Аның көе — Балтач ягындагы Чәпья авылыныкы. Бу шигырьне укыгач, «Багалмам» ансамбленнән Галина Парамонова аны үз туган авылы көенә салган... 

Югары Кондрата авылында туып-үскән Вера балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлауга (андагы эш стажы — 35 ел) шигырләр язарга тотына. Бакчадагы төрле тематик кичәләр, бәйрәмнәр, шөгыльләр өчен, әкият формасында шигырьләр яза ул. Алар Вера Новикованың 2003 елда басылып чыккан «Мәктәпкәчә яштәге балаларны ана телендә тәрбияләү» дигән методик пособиесендә урын алганнар. 

Әнкәйләрдән үрнәк алыйк
Иртәнге чор, җәйге болын,
Куе томан таралган.
Питрау җиткән, әни бүген,
Печән чабарга төшкән.

Маңгаеннан тирен сөртеп,
Әнием печән чаба,
Моңсу күзләре караган
Язмыш юлына таба.

Чапкан үләннең хуш исе,
Сокландыргыч асыл төсе. 
Әнкәемнең йөрәгенә
Җиңелмәс көчен бирде.

Тормышның бар авырлыгын
Үз җилкәсендә тойды.
Тырыш хезмәт юлын кичеп,
Гомерләрен үткәрде.

Газиз әнкәйләребезнең
Асыл балалары без.
Буталчыклы заманада,
Әлегә яшибез без.

Әнкәйләрдән үрнәк алып,
Яшәүне дәвам итик,
Намуслы тормыш кичереп, 
Гомерләрне үткәрик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев