Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ватаныбыз сагына баскан Түбән Биш егетләре медальләргә лаек булды

Зәй районының Түбән Биш авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез намуслы һәм батырларча хезмәтләре өчен медальләр белән бүләкләнде.

Махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Түбән Биштән «ХИФ» позывноен йөртүче егет «Хәрби разведкада хезмәт иткән өчен» медаленә лаек булды, дип хәбәр итә  «Зәй офыклары» сайты. Моңа кадәр аңа хәрби часть командирыннан Грамота белән тапшырылган. Хәрби грамотасын әти-әнисенә җибәргән. «Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын уңышлы һәм намус белән үтәгәне, үрнәк хәрби дисциплина, уяулыгы, тәвәккәллеге өчен» — дип язылган грамотада.

«Гроза» позывноен йөрткән хәрби Россия Оборона министрлыгының «Махсус хәрби операциядә катнашучыга» медале белән бүләкләнгән.

Әлеге егетләр көчле рухлы, нык бәдәнле булуы белән аерылып торалар. Авылда хезмәт белән чыныгып үскән егетләр авырлыклардан курыкмыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев