Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Валерий Шрыков Николай Николаев турында: «Авылдашлары аның зур ярдәмен тоеп яшиләр»

Мамадыш районының Юкәче авылында яшәүче Николай Николаев комбайнчы булып авыл хуҗалыгы оешмасында эшләмәсә дә, гаиләсе белән бергәләп, үз шәхси хуҗалыкларында күпләп мал тоталар, үз җирләрендә күпьеллык печән үстерәләр

Бу язда алар үзләренең 5 гектар пай җирендә люцерна орлыгы чәчкән булганнар. Ләкин, иген басуларындагы шикелле, күпьеллык үлән дә күтәрелеп китә алмаган. Кыска булса да, картайганчы дип, аны июль урталарында чабып алганнар. Икенче кат чабарлык булырмы-юкмы, дип борчылалар Николаевлар. Алты баш савым сыерын, бозауларны печән белән генә туендырып булмый, фураж да сатып алалар. Анысы быел күпмегә төшәр, әлегә әйтүе кыен. Әмма Николаевларның авырлыкларга карап, күңел төшереп утырырга вакытлары юк. Үзләренең төп хезмәт урыннарында да барысына җитешергә кирәк, шәхси хуҗалыктагы эшне дә вакытында башкару мәҗбүри. Ярый әле, өйгә күз-колак булырга Николайның әнисе Елизавета Васильевна бар. 87 яшьлек Елизавета түти улы-килене кайтуга ашарга әзерли, чәй куеп тора, вак-төяк малны карый.

– Сыерларны аппарат белән савабыз. Күршедә генә сөт җыючы Елизавета Капитова тора. Литрын 31-32 сумнан тапшырабыз. Көнлек савым уртача 70-80 литрлап була. Кешеләр сөтне дә сатып алалар. Сөт аертып, каймагын-эремчеген, маен да сатабыз, – дип сөйләде Зоя Николаева.

Үзенең МТЗ-80 тракторы, ургычы, печән җыйгычы, преслау агрегаты булган Николай Николаевны Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков та мактап торды: “Үзе дә күп итеп печән әзерли, туган авылындагы хуҗалыкларга да печән чабарга, җыярга, ташырга булыша. Авылдашлары аның зур ярдәмен тоеп яшиләр. Авылда уздырыла торган өмәләрдә дә үзенең техникасы белән булышып тора”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев