Валентина Максимова түгәрәк яулыктагы тамга-бизәкне шакмаклы тукымага күчереп чиккән
Түгәрәк яулык – керәшен киеменең бөтен комплексында иң серле һәм иң оригиналь элемент.
Маңгай һәм чигә өлешендә тәңкәләр белән бизәлгән, ак фонда кызыл һәм кара җепләр белән борынгы бизәк чигелгән һәм кырыйлары буенча кызыл төстәге бахрама тегелгән бу баш бөркәве, галимнәр сүзләре буенча, керәшеннәрнең – мәлки төркеменнән кала – барысында да булган.
Беренче карашка, баш бөркәвенә нинди бизәк ясалганы аңлашылмый. Чынлыкта, аның бик матур бизәкләре тышкы яктан түгел, ә эчке яктан ачык күренә.
Керәшен киеме белгече Валентина Максимова түгәрәк яулыктагы тамга-бизәкне шакмаклы тукымага күчереп чигәргә уйлаган.
“Мин аны эскизсыз гына чиктем. Тамга-бизәк шакмак арасыннан күренер-күренмәс кенә булса да, бик уңышлы килеп чыкты, дип уйлыйм. Чөнки, ул шулай булырга тиеш тә, түгәрәк яулыкта да күренеп тормый, ачылмаган сер булып тора. Әлегә бистәр башларына чигеп куйдым. Панно итеп эшләргә була дигән уй да килде башыма.
Бу тамга-бизәкне моңа кадәр чыгарган идек инде. Ул хәзер керәшен дөньясында ниндидер бер символ буларак кулланыла, “Бәрмәнчек” ансамблендә дә, “Бәрәкәт” яшьләр хәрәкәтендә дә бар ул. Гомумән, керәшеннәр барлык мәдәни чараларын, диярлек, әлеге тамганы куеп уздыра. Бу юлы минем җиңелрәк, үзгә итеп эшлисем килде, ”, – дип сөйләде Валентина Максимова.
Ике бистәр башы итеп матурлап ясалган әлеге бизәкләргә сокланмый мөмкин түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев