Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Валентина Максимова сүрәкәдәге урама бизәкләрне тамбур чигүенә күчергән

Валентина Максимова - күп еллар керәшен этнографиясен, киемнәрен, бизәнү әйберләрен үзлегеннән өйрәнгән энтузиаст, белгеч.

Элгәре керәшен хатыннары бәйләгән сүрәкәдәге ука белән чигелгән урама бизәкләрне чигә белүчеләр хәзер юк, диярлек. Чөнки бу урама бизәкләрне эшләү бик тә четерекле. "Әле якын киләчәктә генә дә бу биззәкләре эшли белүче осталар булмас та, шикелле тоела",- ди Валентина Максимова.


“Мин үзем булдыра алмаган эшкә керешәсем килми. Шулай да, һич югы, бу бизәкләрне тамбурга күчерәсем килә иде.
Бүгенгәчә сакланган сүрәкәләр төрле төбәктә төрлечә чигелгән, осталары төрле булган. Бизәкләрне җыйдым, берләштердем, болгаттым да, "табага" салдым. Әлегә бистәр башына чигеп куйдым, алга таба күз күрер”, – дип язды Валентина Максимова. Карендәшебез бу эшне тамбур чигү машинасында эшләгән. Ә инде урама бизәкләрне элеккеге сүрәкәләрдән алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев