Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Валентин Атласов хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм илтеп кайткан

Кораллы Көчләр ветераны, II ранг капитаны Зәйдән Валентин Атласов, махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәмне илттеләр. Бу юлы ул анда улы Роман белән барган.

Валентин Александрович — 11, Роман 3 мәртәбә махсус хәрби операция зонасына егетләр янына барды. Шулай ук алар белән бергә ялга кайткан хәрбиләр дә хезмәт итү урыннарына киттеләр.

«Якташ егетләребез хезмәт итә хәрби частьләрдә булдык. Хәрбиләргә 200 литрлы ягулык баклары, 20 литрлы канистралар, электрогенератор, 14 кыр телефоны аппараты, 5 километрда полевка, 20 метрлы вентилиция торбалары, отводлар, электросветильниклар, электрүткәргечләр, 20 килограмм кадак, 15 килограмм шөреп, 100 пар эш перчаткасы, бик күп исемле посылкалар, маскировка челтәрләре һәм башка бик күп әйберләр алып бардык. Аллага шөкер, машина шыплап гуманитар ярдәм белән тутырылса да, ярдәмне егетләребезгә тапшырып әйләнеп кайттык», — ди Валентин Александрович.

«Техно» заводы үзләрендә хезмәт куйган «Казак» позывноен йөртүче хәрбигә кирәкле булган әйберләрне җибәргән. Шулай ук хәрби частьләрдә маскировка челтәрләре, исемле посылкалар, мич-буржуйкалар да калдырганнар.

«Владислав Москов белән Артем Баранов якташ хәрбиләргә дип 100 килограмм казылык белән сало җибәрделәр. Аларны булган һәр частьтә егетләргә өләштек. «Наз» кибете торба, отвод, «грибоклар», «Кувалда» кибете кадак, шөреп, перчаткалар алып җибәрде. Шәхси эшмәкәр Николай Тихонов электр әйберләрен алырга ярдәм итте. Калган әйберләрне Изге Макарий чиркәвенә йөрүче игелекле кешеләр ярдәме белән алдык. Ярдәм күрсәтүче, терәк булучы ныклы тылга якташ хәрбиләр бик рәхмәтле. Егетләр туган яктан читтә якташлардан килгән һәр хәбәргә, һәр нәрсәгә сөенәләр, — ди Валентин Александрович.

Ярдәм илткән җирдән буш кул белән кайтмаганнар: чираттагы ярдәм белән озату өчен алты генераторны ремонтларга алып кайтканнар.

Зәй офыклары, Клара Ермолаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев