Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаров: “Ялгышларсыз тормыш булмый …”

Вадим Захаров “Бер елганың ике ярында” дигән яңа җырын тәкъдим итте.

Ул яңа җырлар яздыруы хакында алдан әйткән иде инде.

«Бу җыр һәркемгә кагылды. «Елаттың»  дип язучылар шактый булды. Ялгышларсыз тормыш булмый шул... Шулай да, үкенечләр азрак булсын, дигән теләктә... Җырның сүзләрен — Фәннур Сафин, көен Сәүбән Чуганаев язды. Җырны интернет киңлекләрендә тыңлый аласыз», — диде Вадим Захаров.

Җырның премьерасын тамашачысы бик көтеп алган. «Сезнең башкаруда бик матур бу җыр. Тыңлап туеп булмый», «Үзәкләргә үткәреп җырлыйсың. Күзләр тимәсен тавышыңа, якташым, моң иясе», «Үлеп яратам Вадимның җырлавын», «Искиткеч матур җыр», — дигән фикерләр калдырган Вадимның социаль челтәрләрдәге сәхифәсен карап баручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев