Вадим Захаров гастрольдә булган кызыклы хәлне искә ала: «Хаттибутта нәрсә ул?»
Вадим Захаров үзенең сәхифәсендә артист тормышына аяк баскан чорларда булган хәлне сөйли.
Җырлый гына башлаган вакыт. Раил Садриев һәм Рифат Зариповны мине үзләре белән гастрольләргә чакырды. Рифат спектакльдә катнаша, ә мин спектакльдән соң җырлый идем.
Төгәл генә хәтерләмим, Түбән Кама дип истә калган. Спектакль башланырга 10-15 минут кала гримеркага Раил абый йөгереп керде дә: «Сезнең вакытыгыз бар әле, тиз генә кибеткә барып «хаттибутта» алып кайтыгыз, бикләнергә 5 минут калды, тиз булыгыз», — ди. Раил абыйның ничегрәк сөйләшкәнен күз алдына китерәсез инде.
Без Рифат белән: «Хаттибутта» нәрсә ул?» — дип сорап тормадык, чаптык. Кибеткә кергәч тә инглизчә шулайрак язылган бер трансформер таптык та алдык. Әле мин «малае кечкенә бит, шуңа аладыр» дип уйладым. Зур эш башкаргандай, тиз-тиз атлап, уенчык күтәреп кайттык. Раил абыйның күзе бәрәңге кадәр булды. «Ике авыл! Нәрсә бу-у-у? Нинди «хаттибутта»?! Мин сезгә Хотей-Будда алырга куштым!» — дип сүкте генә.
— Менә хәзер концертка әзерләнгәндә, шул рәхәт вакытларны искә алам. Нинди зур мәктәп үтелгән, тәҗрибә тупланган , — дип яза җырчы.
Вадим Захаров постына автобус эчендә төшкән, хәзер инде тарихи дип әйтерлек бер фото да урнаштырган. «Кемнәрне таныйсыз әлеге фотода?» — дип кызыксына җырчы.
Әйтергә кирәк, фотодагы артистларны тануы җиңелләрдән түгел — инде барысы да үзгәреп беткән. Алай Раил Садриев, Рифат Зарипов, Илсөя Бәдретдинова белән инде мәрхүм булган Илфак Шиһапов һәм аларның кечкенә уллары Нариманны таныганнар.
Вадим үзе автобуста бер кыз янәшәсенә утырып бара, кулы исә, нигәдер, кызның алдына төшеп «кунаклаган». Моңа игътибар итеп: «Вадим кымтырыклап бара җайлап кына, куллары тик тормаган», — дигән комментарий да калдырганнар.
Шулай ук Вадим Захаровның дуслары арасында «хаттибутта» гына түгел, «Хотей-Будда»ның да нәрсә икәнлеген белмәүчеләр күп икәнлеге ачыкланган.
Рифат Зарипов исә бу хәлнең Түбән Камада түгел, ә Баулыда булганлыгын искә төшергән. «Түбән Камада башкасы булды бит, Вадим», — дип, халыкның кызыксынуын тагын да көчәйтеп җибәргән җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев