Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаров: «Бу – гомергә минем белән барачак төер...»

Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында әнисен югалтканнан соң хис-кичерешләрен, ялгызы калган әтисенең ничек яшәвен сөйләгән.

– Лилия, бу турыда сөйләве бик авыр. Шуңа күрә интервьюлар да бирәсе килми инде минем хәзер. Әни үлеп ярты сәгать узуга, журналистлар шалтырата башлады. Миңа бик авыр булды ул журналистның шул вакытта: «Әниегез белән мөнәсәбәтләрегез нинди иде?» – дип сорау бирүләре. Җавап бирмәдем, җавап бирерлек халәттә дә түгел идем.

Мескенләнеп тә йөрмәдем мин. Бу – гомерлеккә күңелдә һәм гомергә минем белән барачак төер инде. Күзне ачсам да, күзне йомсам да янымда сыман.

Кемгәдер әйтеп, мескенләнеп йөрүне кирәк дип тапмадым. Миңа гына килә торган хәсрәт түгел, һәр кешегә дә килә торган әйбер, дип тынычландырдым үземне. Вакытыннан алда гына китеп бармасыннар….

– Әтиегез?

– Әти авылда. Әле безнең әби бар бит. Әтинең әнисенә 93 яшь тула. Икесе яшәп яталар. Авылга кайтып йөрибез. Мин бит инде гел юлда. Узганда да авылга кермичә үткән юк, – дигән ул.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев