Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаров: «Әгәр әни кайткан дисәләр...»

Вадим Захаров әни турында үзәкне өзәрлек итеп шигырь укып, соцсетьләргә чыграды.

Бүген, 21 мартта, Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаровның әнисе Захарова арабыздан китүенә 1 ел. Вадим әнисенә багышлап шигырь укуын социаль челтәренә дә куйган.

Әгәр әни кайткан дисәләр?
Ыргыр идем башта күкләргә.
Кычкырыр идем күкне ярып,
Ишетелсен өчен күпләргә.

Әгәр әни кайткан дисәләр?
Бер Ходайга ялына, ялына,
Чабар идем абына, абына,
Кайтып җитәр өчен янына.

Әгәр әни кайткан дисәләр?
Рәхмәт укыр идем барсына.
Гафу сорар идем барсы өчен,
Мин тезләнеп әни каршына.

Әгәр әни кайткан дисәләр?
Башны куеп аның алдына,
Кулын битләремә тидереп,
Иркәләнер идем аз гына.

Видео астында җылы комментарий язучылар да күп:

«Әниләр бик сагындыра шул. Алтмыштагы алтыда диләр иде. 60 яшькә җитсәк тә елый елый тыңладым Вадим шигыреңне» 

«Әй, Вадим, җырлап елатасың. Тагын шундый шигырь укып та елаттың. Кайтмыйлар шул, сөйлисе сүзләр күп җыелган. Үзең сәламәт бул, матур җырларың белән безне сөендереп сәхнә түрләрендә данга төренеп яшә!!!»

«Елаттың Вадим»

«Әйе, минем дә әйтәсе сүзләремне әйттең, елаттың, безнең иң бәхетле чагыбыз әниләребез янында шул».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев