Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Шрыков: «Без — керәшенне танытучы яшьләр»

Шоу-бизнеста танылып килүче, талантлы, үткен керәшен яшьләренең берсе — КВН артисты, юмор һәм пародияләр остасы һәм төрле мәҗлесләр алып баручы Вадим Шрыков. Мамадыш районының Юкәче авылында туып-үскән Вадимны күпләр җырчы Валерий Шрыков малае буларак та беләдер. Ул ни өчен нәкъ шушы юнәлешне үз иткән? Популяр җырчы, юмор остасы Данир Сабиров командасына ничек килеп эләккән? Болар хакында Вадим ШРЫКОВның үзе белән сөйләштек.

«Чиркәүгә үзем теләп йөрдем. Келәүләр вакытында да шунда була идем. Батюшкага ярдәм иттем. Хәзер дә авылга кайтканда кереп, шәм куеп чыгарга тырышам»... Бу сүзләр — КВН артисты, юмор остасы һәм танылган тамада Вадим Шрыковныкы. Кечкенәдән сәхнәдә балкыган Вадим чиркәүгә йөрүне дә үз гадәте иткән булган. 

11 класс тәмамлагач, Казан дәүләт энергетика университетына укырга керә. «Энерго»дан да бик яхшы артистлар чыга, — дип шаяртып сөйли башлады ул үзе бу турыда. — Мәктәптә укыганда «Созвездие-Йолдызлык» конкурс-фестиваленең «Конферансье» номинациясендә ел саен катнаштым, тик бер дә җиңгәнем булмады (көлә). Җырлау сәләте бик юк, ә менә сүз осталыгы булган, күрәсең. КВНда мәктәптә укыганда ук катнаштым.

Казанга килгәч, студент тормышында кайный башлый: укудан тыш, керәшеннәр җыелма КВН командасында уйный, «Бәрәкәт» яшьләр бүлегенә кушыла, концертлар да алып бара. 

«Барысы да «Айбагыр»дан башланды. Игорь дәдәм «Айбагыр» лагеренда вожатый булып эшләгән иде. Лагерь турында сөйләп, мине кызыктырды, икенче елны мин дә ияреп бардым. 18 яшь тулгач үзем вожатый һәм диджей булып эшләдем. Нәкъ менә шул вакытта башыма бер уй килде: «Нишләп әле, үзебезнең керәшен яшьләре белән КВН командасы оештырмаска?!». Дмитрий Барановка тәкъдим иттем. Ул озак уйлый торган кеше түгел, ризалашты. Шуннан соң эшкә керештек. «Әйдә шаяРТ» Татар КВН лигасы фестивалендә катнашып чемпион булдык. Икенче елны да беренчелекне бирмәдек. Бу — барыбызның тырышлыгы, — дип сүзен дәвам итте. — Безнең КВН командасы, гомумән, керәшеннәрне танытуда бер зур «плюс» булып тора. Шул ук «Әйдә шаяРТ» Татар КВН лигасы фестивален алыйк. Анда узган ел катнашмасак та, һәр команда керәшеннәр турында юмор сөйли, шаярта. Димәк, тамашачыга да, КВН караучыларга да юмор аша да үзебезнең кем икәнебезне аңлатабыз. Шикләнүсез әйтәм: без — керәшенне танытучы яшьләр».

Танылган җырчы-юморист Данир Сабиров та аны нәкъ менә шушы «Әйдә шаяРТ» та күреп ала. Беренче очрашулары да бик кызык булган:

«Үзе номерымны табып шалтыратты, мунчага чакырды. Бәлки сәер һәм кызык яңгырар, тик беренче танышуыбыз да мунчада булды. Инде 3 елдан артык эшлибез. Мин аның концертларында юмор остасы буларак чыгыш ясыйм. Данир Сабиров бик гади, аның белән эшләве җиңел, — дип сөйләде артист белән эшләве турында. — Гастрольләргә дә еш йөрибез. Авырлыгы белән бергә, аның үз романтикасы бар. Әйтик, Себердә 1 ай йөргәндә ардыра да, ә гастрольгә озак чыкмый торсаң, сагындыра башлый». 

Гадәттә, кеше концертларга ял итәргә, рәхәтләнеп көләргә килә. Шуңа да, юмор артисты үзенең эчке күңел халәтенә карамастан, тамашачыга яхшы кәеф, энергия бирергә тиеш.

«Сәхнәгә чыгар алдыннан, көлешәбез, «актер образы» тудырабыз. Чыгыш беткәч тә, ярты сәгать шул образдан чыга алмый йөрисең әле. Юмор шундый әйбер, аны бар кеше дә аңламаска мөмкин. Син кешегә ошасын, көлдерәм дип сөйлисең, тырышасың, ә аңа кызык түгел. Кайберәүләр һәр сүзеңә үпкәләп, «шутка»ны аңламый утырса да авыр», — дип искәртеп узды.

Шигырь, мәкалә язылсын өчен «илһам» кирәк, юмор белән дә шулай ук. 

«Юморны, кайвакыт, озаклап уйлап утырырга кирәк, ә кайчак, урамда йөргәндә дә башка килергә мөмкин. Менә шул моментта, аны тиз генә язып куярга кирәк», — дип сере белән уртаклашты ул.

Әйтеп киткәнемчә, Вадим әле пародия остасы да. Мимика, үзен тотышы, тавыш, көлүләр — боларның барысын да җиренә җиткереп, ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм җырчы Салават Фәтхетдиновка бик оста пародия ясый ала. Кыланып йөргән җирдән, үзеннән-үзе килеп чыккан икән. Техникасы, сере нәрсәдә дигән сорауга «эшләргә кирәк» дип җавапны кыска тотты.

Сәхнәдә чыгыш ясау Вадимга тормышта та ярдәм итә. Күптән түгел тагын бер юнәлештә эшли башлаган. Ул — банкетлар, туйлар, юбилейлар алып бара. Анысын үзе генә түгел, ә Дмитрий Баранов белән бергәләп. Чакырган җиргә барып, бәйрәмне күңелле, кызыклы итеп уздыралар. Җырчы Салават Фәтхетдинов тавышы белән «любой формат, любой бәйрәм» дип әйтеп куйды Вадим. Хәзер яшьләр арасында киң таралган «выездная регистрация«не («күчмә язылышу») алып баручы буларак та зур тәҗрибәгә ия ул. 

Сәхнәдә гел елмаеп, кеше күңелен күтәреп йөргән Вадим тормышта бик тыныч, аз сүзле. «Теләсә нинди эшне башкарам, эшләргә, тырышырга кирәк», — дип сүзен тәмамлады талантлы, керәшен җанлы һәм өметле яшь егетебез.

— Блиц-сораштыру:
— Иң яраткан ризык?
— Пылау.
— Кумирың?
— Мин — иртәгә. 
— Үзеңне 3 сүз белән тасвирла.
— Җаваплы, тыныч, ялкау.
— Иң истә калган көнең?
— Туган көн.
— Кешенең сиңа ошый торган иң яхшы ягы?
— Миннән акыллырак булсын.
— ТОП 3 юморист?
— Сирень Бәйрәмов, Җәвит Шакиров, Данир Сабиров.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев