Вадим Шрыков һәм Дмитрий Баранов яңа юмор-шоуда катнашты
26 июльдә, юморга кагылышлы, "Шалт, Мөхәммәтҗан" дигән яңа проект съемкалары узды.
Проектны "Әйдә ШаяРТ" Татар лигасының оештыручылары тәкъдим итте.
"Шалт, Мөхәммәтҗан" - телевизион форматтагы татар юморы ярышы. Тапшыруның катнашучылары стендап, миниатюра, җырлар, импровизация этапларында көч сынаша. Юмор осталарына жюри - артистлар, спортчылар, җәмәгать эшлеклеләре бәя бирә. Иң яхшы комик дип, табылганы 10 000 сум белән бүләкләнә.
Проектның сайлап алу кастингына теләгән һәркем килә ала.
Бу проектның ике чыгарылыш съемкасында безнең керәшен җегетләре - Вадим Шрыков белән Дмитрий Баранов та катнашты. Алар "Майлы" исеме астында чыгыш ясады. Сүз уңаеннан, былтыр җегетләр керәшеннәр җыелма командасы составында “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасының Чемпионнары булды.
- Безнең чыгыш иң яхшы чыгышларның берсе булды. Беренче өлештә әзерләнгән миниатюраны күрсәтәсең, ә тамашаның калган өлеше импровизациягә нигезләнә. Шуңа бу, үзенә күрә, лоторея. Импровизация өлеше бераз авыррак барды. Ә болай съемкалар позитив һәм уңайлы узды, - дип бүлеште Дима Баранов.
"Майлы" дуэтының чыгышын карап китәргә тәкъдим итәбез - сылтама.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев