Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Киселев: «Юллар төзелеше мине Якутиягә кадәр алып барды»

Табигать серләренә төшенүче, билгесезлеккә кагылучы һәм ачышлар ясаучы геологларсыз бернинди төзелеш тә бармый. Карендәшләребез арасында да бу җитди һөнәрне сайлаучылар бар. Шундыйларның берсе – «Бәрәкәт» керәшен яшьләре хәрәкәте активисты, Биектау районы егете Вадим КИСЕЛЕВ. Вадим безгә инженер-геолог һөнәре үзенчәлекләре турында сөйләде.

– Вадим, үзеңнең яраткан һөнәрең белән 7 ел шөгыльләнәсең, дип беләм. Ә шулай да ни өчен инженер-геолог һөнәрен сайларга булдың?

– Дөресен әйткәндә, геолог булу теләге белән яшәмәдем, мин бу профессияне очраклы рәвештә сайладым. Мәктәптә укып бетергәч, төрле белгечлекләр белән кызыксындым. Геолог эшенең җитдилегенә төшенгәч, шул һөнәрне сайларга булдым. Казан федераль университетының геология һәм нефть-газ технологияләре белгечлегенә укырга кердем. Барысы бергә 6 ел укыдым, ә бу профессиядә – 2017 елда, бакалавриатны бетергәннән соң ук эшли башладым, укуымны да дәвам иттем. Университетны тәмамлагач, кайда һәм нәрсәләр эшләячәгем башыма да килми иде әле. Университетта теория уку – бер хәл, ә менә объектка чыгып эшләү бөтенләй башка төрле. Беренче вакытларда авыр булса да, хәзер инде ияләштем, эшемне яратып башкарам.

– Инженер-геолог җитди профессия дип әйттең. Аның җитдилеге нәрсәдә?

– Инженер-геологлардан башка бер генә төзелеш тә башланмый. Нинди фундаментны сайлау, грунтның ныклыгын, аның нинди йөкләнешкә чыдамлы булуын аңлау өчен, теләсә нинди төзелеш эшенә тотыныр алдыннан җентекле инженер-геологик тикшеренүләр үткәрергә кирәк. Безнең эш өч этаптан тора: турыдан-туры төзелеш объектында эшләү, анализ өчен алган грунтларны лабораториядә тикшерү һәм аларның барысын да тиешле нормаларга, билгеле бер кагыйдәләргә туры китереп эшкәртү. Шулар нигезендә, планлаштырылган урында теге яки бу объектны төзергә ярау-ярамавы турында нәтиҗә ясалып, төзүчеләргә җавап бирелә. Бөтен тикшеренүләрне уздырмый торып, төзелешне башларга рөхсәт ителми. Төзелештә безнең дөрес эшләвебезгә, дөрес нәтиҗә ясавыбызга бик күп нәрсә бәйле. Ә бүгенге көндә мин бөтен Россия буйлап юллар төзү өчен тикшеренүләр белән шөгыльләнә торган компаниядә эшлим. Җаваплылык бик зур. Юлларның озак еллар чыдам, нык булуы безнең эштән дә тора.

– Эшегез кызыклы икән...

– Әмма бөтен кеше дә геолог булып эшли алмый. Әйе, бу һөнәр бик кызыклы, ләкин шул ук вакытта авыр да. Эш ерак араларга даими рәвештә командировкаларга йөрүне күздә тота. Эсседә һәм суыкта да, яңгыр ишеп, боз яуса да, буранда да эшләргә туры килә. Юллар төзелеше ел буе бара, шуңа күрә тикшеренүләр дә гел үткәрелеп торырга тиеш. Шулай да, эшемнең уңай яклары күп. Командировкалар вакытында илебезнең бик күп почмакларын әйләнеп чыктым, юллар төзелеше мине, хәтта Якутиягә кадәр алып барды.

– Хезмәтегезгә тиешенчә түләнәме?

– Безнең эштә, бөтен башка һөнәрләрдәге кебек һаман яңалыкларны өйрәнеп тору хуплана. Әгәр синдә укырга, бу профессиядә үсәргә омтылыш булса, әлбәттә, карьера баскычы буенча өскә менәсең. Шулай ук, авыр объектлар өчен күбрәк түләнә. Андый кыенлыклар туарга мөмкин булган эшкә алынсаң, акчасы да әйбәт чыга. Бер сүз белән әйткәндә, барысы да үзеңнән тора. Эш хакы азлыктан зарланганым юк.

– Уңышлар сиңа, Вадим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев