Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзеңне керәшен дип санасаң...

«Керәшенчә марафон»да катнашкан Мамадыш районының Усали авылы мәктәбе укытучысы Лидия Пасыеваның керәшенлек турында уй-фикере.

1. Әти-әниең, әби-бабаңнарның керәшен икәнен бел. Булдыра алганча нәсел агачыңны төзе.
2. Керәшен халкының тарихын өйрән. Тәнкыйть күзлегеннән карарга тиешле тарихлар да бар. Игътибарлы бул!
3. Православие нигезләрен өйрән. Чиркәүгә бар. Керәшеннәрдәге дин китапларын өйрәнсәң, тагын да әйбәт!
4. «И күктәге атабыз» («Отче наш») иманын һәр керәшен яттан белергә тиеш.
5. Керәшенчә язу бар икәнен бел. Дин китапларыбыз шул язу белән язылган.
6. Православие динен тот, башкаларныкын хөрмәт ит.
7. Дин алыштыруның зур язык (гөнаһ) икәнен белеп тор.
8. «Ризыктан олы булма!»- дип өйрәтә керәшеннәр. Ләкин ураза көннәрен һәм аның таләпләрен бел.
9. Ураза тот. Булдыра алмасаң, тотучыларны хөрмәт ит.
10. Керәшен киемнәрен өйрән. Аларны башка халыкныкылардан аера бел.
11. Керәшеннәрнең асыл затларын: агартучыларын, изгеләрен, геройларын, галимнәрен, спортчыларын, иҗат кешеләрен — артистларын, язучы- шагыйрьләрен, галимнәрен, художникларын бел.
12. Булдыра алсаң, нәсел тамгаларыбызны өйрән.
13. Тәре (икона) белән качны (крест) бутама. Керәшен кешесенә моны белмәү ярамый да, килешми дә.
14. «Православие динендәгеләргә алкоголь кулланырга ярый», — дисәләр, ышанма. Дөрес түгел! Аны безнең дин дә тыя.
15. Үзеңне кимсетергә ирек бирмә! Ә моның өчен керәшен булуың белән горурланырга, халкың, тарихың турында күп белергә кирәк.
16. Халкыбыз өчен чыга торган «Туганайлар» газетасына языл. Анда динебез, культурабыз, күренекле кешеләребез турында укырга, теләгең булса, үзеңә дә язарга була.
17. Белгәннәреңне, керәшенлегеңне киләчәк буынга тапшыруны бурычың итеп сана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хорошо бы этот текст представить в графике Н.И.Ильминского, у кряшен есть свой язык и своя письменность.