Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үтүкне алып киттеләр

2023 елның икенче яртысына “Туганайлар” газетасына язылучы укучыларыбыз арасында уйнаткан бүләкләрнең тагын берсен – үтүкне Светлана Яковлева килеп алып китте.

Светлана Яковлева үзе откан бүләкне алу өчен, редакциягә милли киемнән килгән иде. Заманча керәшен күлмәге белән алъяпкычны ул үзе махсус тектергән. Керәшен газетасы белән дуслыгы да күптәннән.

— Элек-электән алдыртабыз. Әнием Зинаида Тимофеевна белән әтием Иван Васильевич Никитиннар "Керәшен сүзе"ннән башлап, үз газетабызны укыдылар. "Керәшен сүзе"ндә басыла торган матур-матур шигырьләрне әле малайларым Виталий белән Владиславка да өйрәтә идем. Шул гадәт безгә дә күчте, "Туганайлар"ны ел да яздыртып алабыз. Газетада туганнарыбыз Елизавета Малованың шигырьләрен, Лидия Пасыеваның язмаларын кызыксынып укыйбыз, — дип сөйләде Кукмара шәһәрендә яшәүче Светлана Ивановна. 

Светлана Яковлева моңа кадәр дә бүләкләр уйнатуда катнашкан булган, бу үтүк — аның "Туганайлар"дан алган беренче бүләге. Үрәсбаш балалар бакчасы җитәкчесе, бүләк уйнатуны онлайн караган Любовь Павлова беренче булып шалтыратып, сөенче алган.

Энә дә бүләк, дөя дә бүләк дигәндәй, алар моңа Ире Валерий Иванович белән бергәләп шатланганнар. "Татавтодор"да эшләүче Валерий Яковлев та "Туганайлар«ны яратып укый икән.

— Газета чыгуга ук, үзем интернетта укыйм. Ә Валерий интернетта утырырга яратмый, «миңа газетаны кулга тотып укырга кирәк» ди. Ул миңа газетада нәрсә язылганын сөйли башлауга, ул язманы укыганымны әйтәм, — ди Светлана Ивановна. —"Туганайлар"да авыллар һәм бәйрәмнәр турында язылганнарны укырга яратам. Газетада бирелгән рецептлар буенча ризык та пешереп карыйм.

Редакция хезмәткәрләренә үзенең тәкъдимен дә җиткерде: "Керәшен авылларының хәзерге тормышы, проблемалары, данлыкны кешеләре һәм үрнәк гаиләләр турында күбрәк язсагыз иде. Керәшен сынамышлары да кирәк. Балалар өчен шигырьләр, хикәяләр булса, бакчага йөрүче малайларга, кызларга укыр идек. "Туганайлар"да бакчага йөрүче һәм башлангыч класс балалары үзләре ясаган рәсемнәр, кыска хикәяләр дә бирелсә иде. Бәләкәйдән керәшен газетасына ияләнсәләр, үскәч тә укырлар иде алар".

Светлана Яковлеваның "Туганайлар«ны балалар өчен дә кирәкле газета итәргә теләвенең сере гади — ул үзе бүгенге көндә Кукмара шәһәренә тоташкан Манзарас авылы мәктәбенең бер тармагы булган балалар бакчасында директор урынбасары. Ә аңа кадәр 29 ел мәктәптә татар теле укыткан, директорның уку-укыту буенча урынбасары булып эшләгән...

Бәләкәйдән үк керәшен шигырьләре ятлап, үзләренең керәшен икәннәрен белеп үскән балаларына килгәндә, олы улы Виталий гаилә тормышы өчен керәшен кызын сайлаган. Ул Мамадыш районының Җөри авылы кызы Виктория Никитинага өйләнгән. Кәбен дә койдырганнар, кызлары Валерия белән уллары Егорны чумылдырганнар да. Алар Казанда яшиләр. Светлана белән Валерийның төпчек уллары Владислав стратегик максаттагы ракета гаскәрләрендә сроклы хәрби хезмәттә икән. 

Яковлевлар тормышындагы бер вакйганы телгә алмый булмас: ире белән Светалананың үзенең дә әбиләре бер үк исемдә — Анастасия, әтиләре — Иваннар. Икесенең дә әниләре — Зинаида. Киленнәре Виктория дә, биеме Светлана шикелле үк, кыз чагында Никитина фамилиясен йөрткән. «Өстән шулай язылгандыр» — дип әйтеп куйды Светлана үзе шулар турында сөйләгәннән соң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев