Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Усы урманчысы Сергей Романов хезмәте югары бәяләнде

Минзәлә урман хуҗалыгының Усы участогы инспекторы Сергей Романовка Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте тапшырылды.

Мөслим районының Яңа Усы авылы егете, җиде ел дәүләт урман инспекторы булып эшләүче Сергей Михайлович бу бүләккә намуслы тырыш хезмәте өчен лаек булды. Аларның Усы участогы үзе өч техник участокка бүленгән. Сергей Романов Чакмак, Мухан ягындагы һәм Усы урманнарын берләштергән 3нче участокта дәүләт урман инспекторы булып эшли. Сергей үзе Татарстанның Лубян урман-техник колледжын урман хуҗалыгы белгечлеге буенча тәмамлаган.

Аларның Усы участок урманчылыгы барлыгы 12 мең 423 гектар мәйдан били. Анда, башлыча, чыршы, нарат, имән, юкә, усак, каен кебек агачлар үсә. Череп ауган, корыган, киселгән агачлар урынына яңа үсентеләр утыртыла.

– Быел барлыгы 20 гектардан артыграк мәйданда чыршы, нарат, каен, карагай, имән утыртылды. Имән авыррак үсеп китә, – дип сөйләде урманны, үз эшен яратучы Сергей Михайлович.

Агачларны орлыктан чәчеп үстерүнең никадәр мәшәкатьле, авыр эш икәнен урманчылар үзләре генә белә. Анысын Усы участок урманчылыгы питомнигында үстерәләр. Птомник  2017 елдан “Татарстан Республикасының иң югары культуралы урман питомнигы” исемен йөртә . Ул 2 гектар мәйданда урнашкан. Орлыктан тишелгән үсентеләр, урманга күчерелгәнче, шул питомникта өч ел дәвамында үсә, аларны сабый баладай карап-тәрбияләп торалар.

Урманга берничә ел элек күчереп утыртылган наратлар, чыршылар һәм үсентеләр – Сергей Романов кебек үз һөнәренең остасы булган хезмәткәрләрнең һәрчак игътибар үзәгендә.

Фотолар: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев