Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урта Багражда да маскировка челтәрләре үрүне башлап җибәрделәр

Зәй районында 11 пунктта маскировка челтәрләре үрү мәйданчыклары эшли.

Мобилизация буенча ир-егетләр ил сагына баса башлагач, Баграж җирлеге халкы районда беренчеләрдән булып хәрбиләргә ярдәм итү эшен оештырды.

«Җирлегебездә яшәүче халык ничек булса да махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә тырыша. Күптән түгел авыл халкы акча җыеп, җирлегебездән махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә исемле посылкалар җибәрдек. Һәркем булышуның төрле юлларын эзли. Сарсаз-Баграж клубында госпитальләр өчен эчке киемнәр тегәләр. Маскировка челтәрләренең хәрби зонада иң мөһим әйберләрнең берсе булуын аңлап, урта-багражлылар челтәр үрергә керештеләр», — ди Баграж җирлеге башлыгы Павел Минеев.

Һәр көнне апалар, кызлар мәдәният йортына челтәр үрергә җыелырга сөйләшкән. Уңайлы булсын өчен иртәдән обедка кадәр, аннан кичке якта эшне оештырганнар. Челтәр үрергә аларны Зәй волонтерлары авылга килеп өйрәтте. Бу эшнең башында Елена Хисаметдинова тора. Аның тырышлыгы белән хәзер район-шәһәрдә 11 пунктта маскировка челтәрләре үрү эше оештырылды.

Челтәр үрү өчен рамны Елизар Кузьмин белән Намус Насыйров ясаган.

Маскировка челтәрләре үрергә йөрүчеләр арасында өлкән яшьтәге апалар да бар. Араларында иң өлкәне — 75 яшьлек Федора Краснова, шулай ук авылның өлкән апалары Елена Кузьмина, Татьяна Архипова, Светлана Харитонова һәм башкалар да әлеге игелекле эшкә кушылганнар.

— Бик зур рәхмәт аларга. Безнең уртак бурычыбыз — махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен ышанычлы тыл булу һәм аларның өйләренә исән-сау кайтулары өчен барысын да эшләү, — ди Павел Николаевич.


11 январьда Сармашбаш авылы клубында маскировка челтәрләре үрә башлауга бер ел тулды. Ватан иминлеге сагында торучы улларын, хәрбиләрне кайгыртучы игелекле йөрәкле хатын-кызлар бу уңайдан котлаулар кабул итте.

Әлеге игелекле эшне башкаручы хатын-кызлар, эш күп дип, яз, җәй айларында да туктап тормадылар. Ике көнгә бер челтәр үреп бетерәләр.

«Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм хәрбиләребезгә ярдәм итәргә тиеш. Алар безне яклый, ә без аларны шушы челтәрләрне үреп саклыйбыз. Барыбыз да егетләребезнең кайтуын дүрт күз белән көтәбез. Күкләребез — аяз, илләрбез тыныч булсын», — дип тели челтәр үрүче хатын-кызлар.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев