Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урта Багражда авыл бәйрәме узган

Зәй районының Урта Баграж авылында Питраудан соң килгән шимбәдә авыл бәйрәме үткәрү традициягә кергән.

Үткән шимбәдә Урта Багражда Питрау кайту дип аталган авыл бәйрәме оештырылган. Авыл көне биредә яшәүчеләрне, читтә яшәүче авылдашларны, якташларны бәйрәмгә җыйган. 

Бәйрәмне үткәрүне Баграж җирлеге һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре үз өстенә алган. Әлеге башлангычны күтәреп алып, анда бик теләп үзләреннән өлеш кертүчеләр дә булган. Питрау тәкәсен Урта Баграж егете Валентин Шалапаев биргән. Тәкә итеннән кызлар шулпа һәм хашлама пешереп, бәйрәмгә җыелган кунакларны сыйлаганнар. 

— Авыл бәйрәмнәре уздыру мәдәниятебезне һәм йола-гадәтләребезне саклап калуны максат итеп куя. Шуңа күрә әлеге бәйрәмне оештыру турында инде соңгы берничә елда хыялландык. Һәм моны традициягә кертеп җибәрдек. Авыл бәйрәмен уздыруда ярдәм иткән һәр кешегә, җырчыларга рәхмәтемне белдерәм, — дигән авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев.

Бәйрәм барышында бергә озак матур, үрнәк яшәүче гаиләләрне мәйдан уртасына чакырып бүләкләгәннәр. Алар — Мария белән Геннадий Егоровлар, Анна һәм Ион Большаковлар, Мария һәм Иван Тазовлар, Анастасия белән Павел Бухаровлар, Татьяна Һәм Марсель Архиповлар, Вера белән Василий Кирилловлар, Софья һәм Алексей Утягановлар. 15 июльдә кавышкан җирлекнең яшь парлары Римма белән Илья Абдуловларга, авылның иң өлкән кешеләренә, махсус хәрби операциядән ялга кайткан егеткә дә бүләкләр тапшырылган.

Яңа урам егетләре Александр һәм Вадим Кузьминнар, Евгений Митин, Радик Низаков, Михаил Петров үз урам юлларына үз көчләре белән таш салып, төзекләндергәннәр. Әлеге бердәм, тырыш, дус егетләргә авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев бәйрәмгә җыелган бар халык каршында рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырган.

— Кайда күргәнегез бар, ашамлыклар белән сыгылып торган озын өстәлләр куеп, сарык итләреннән ике казанда, берсендә — шурпа, икенчесендә хашламалар пешереп, тәмле чәйләр белән бәйрәмгә килүчеләрне сыйлап, кунак иткәннәрен. Шушындый кунакчыллык Урта Багражда гына! — дип сөйләгән Югары Баграждан бәйрәмгә килгән Михаил Тукранов.

Татар эстрадасы артисты Нәркис Зиннәтуллин, район үзешчәннәре Рушат Гатауллин, Дмитрий Иванов, Урта Баграж авыл кызы Наталья Бәдретдинова бәйрәмне иң матур җырлары белән бизәгәннәр.

— Бүген бик матур чара оештырдылар, күңелләребез тулып җырчыларны тыңладык. Бик матур җырлыйлар, бик матур бәйрәм. Менә шулай безнең уртабагражлылар эшкә дә, ашка да уңган алар! Бер күрешү ул — үзе бер гомер бит, — дигән фикерне әйтүчеләр күп булган бәйрәмдә.

Новости Заинска

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев