Урта Баграж халкы маскировка челтәре үрүне туктатмыйлар
Зәй районының Урта Баграж авылында 75нче маскировка челтәре үрергә тарттырып куйдылар.
Уртабагражлылар да махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез язмышына битараф түгел, аларның исән-сау өйгә кайтуларын теләп, маскировка челтәрләре үрәләр.
-Безнең күз алдыбызда үскән балалар анда. Барыбыз да егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуын тели. Егетләребез безне саклый, ә без аларны шушы челтәрләрне үреп сакларга тырышабыз. Бөтен теләгебез — бу үргән челтәрләребез балаларыбызга исән калырга ярдәм итсен иде. Үз аякларында исән-сау кайтсыннар, гаиләләре, әти-әниләре, якыннары сөенеп каршы алсыннар, — дигән теләкләр юллый хәрбиләргә Урта Баграж апалары.
Һәр көнне апалар, кызлар мәдәният йортына челтәр үрергә җыела. Кызу көннәрдә дә эшне туктатмыйлар. Авылның өлкән апалары Федора Краснова, Елена Кузьмина да бер көн калмый челтәр үрергә клубка менәләр. Шулай ук Роза Данилова, Мария Князева, Софья Утяганова, Светлана Тазова, Анна Агашкина, Вера Кириллова, Вера Григорьевалар — бу изге эштә иң активлары. Башкалар да вакытлары булган саен челтәр үрүчеләргә кушылырга тырыша.
Бу оста куллар ярты ел эчендә 74 маскировка челтәре үрергә өлгергән инде. Никадәр солдатка ярдәм итеп, күпме гомерләрне саклап калганнар дигән сүз. Ирешелгәннәре әле чик түгел, алга таба да ярдәм күрсәтүләрен дәвам итәргә уйлыйлар.
Зәй офыклары, Клара Ермолаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев