Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үридә күмердә бәрәңге пешерү бәйрәме ясаганнар

Шушы көннәрдә Балык Бистәсе районының Үри авылында икенче икмәк – бәрәңгегә багышланган бәйрәм узган.

Төп үзенчәлек «Күмердәге бәрәңге» ризыгы булган. Кунаклар һәм катнашучылар күмердә пешкән бәрәңге белән сыйланган.

Бәрәңге – безнең халыкның төп ризыгы. Аның хакында бик күп җырлар, шигырьләр иҗат ителә. Гомумән, соңгы елларда районнарда Мәдәният бүлеге белән берлектә авыл җирлекләрендә булган йола-гадәтләрне кабаттан яңартып яшь буынга җиткерү максат итеп куелды.

Бу хакта безгә Балык Бистәсенең Бирдебәк авылы клубы җитәкчесе Евдокия Толстова сөйләде:

“Бик матур, нәтиҗәле эшләп киләбез. Милли бәйрәмнәр үткәрелеп тора. Үри авылының Тегермән тыкрыгына аяк басуга, борынга тәмле ис килеп бәрелде. Учакта пешкән бәрәңге исе бу. Олы яшьтә булмасам да, кечкенә чакта кара күмергә буялып, шул бәрәңгене ашаган мизгелләрне хәтеремә төшерәм. Төшермичә, хәзерге балалар мондый бәрәңгенең тәмен дә белми, аны ашау мизгеленең никадәр күңелле булуын уйлап та карамый. Ә бүген Үрилеләр бу чорларга янә алып кайтты. Ни дисәгез дә, бәйрәмнәргә йөрергә яратабыз. Монысы бөтенләй үзгә бәйрәм-күмердә бәрәңге пешерү бәйрәме. Әнә шулай уйланып, менеп җиткәнемне дә сизми калдым. Халык күп дип мактанырлык булмаса да, Үри авылының барысы да килгән иде. Бәрәңге пешерүче түти-дәдәйләрне күргәч, үзем дә сизмәстән елмаеп куйдым. Озак көттермичә, бу күренешкә җыр-моң да өстәлде..

Фото, видеоларда сез бәрәңге пешерүче егетне, Үри авылы кияве Александр Аппаковны, аңа булышучы тормыш иптәше Зоя Васильевнаны, матур теләкләр әйтүче Алабугадан кайткан  Татьяна Анатольевнаны, бәрәңгене мактап җырлаучы Галина Иванованы, Анна Крюкова, Валерий Иванов, Валентина Муллина, Лида Кошкина, Мария Ивачева, Мария Новикова, Зоя Гаврилова, Анна Антоноваларны һәм дә оештыручылары – мине күрерсез», - диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев