Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үри Чаллысы тарихыннан

Үри Чаллысы - Шомбыт елгасы буенда, Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогыннан 40 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан.

Үри авылы борынгы Ногай юлы өстенә нигезләнеп, Чаллы төбәгенең көнбатыш биләмәләрен тәшкил иткән. Авылга нигез салучылар географик яктан бик уңайлы урын сайлаганнар, чөнки көньяк-көнчыгыштан Шомбыт елгасы ага, ә аңа Таулар, Түбән оч, Бохар чишмәләре килеп кушыла. Авылны елга өсте тигезлегеннән 10-20 метр биеклегендәге үрләр (валлар) әйләндереп алган. Авыл аксакалларының әйтүенчә, авылның “Үри” дип аталуы да, бәлки табигый үрләр белән бәйледер. Дөрес, авыл атамасына карата башкача фикер йөртүчеләр дә бар.Үри авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераннары Гордеев Иван Кузьмич һәм Зиновьев Николай Исакович авыл атамасына карата мондый аңлатма бирәләр: ”Таулар авылы белән хәзерге Үри Чаллысы авылы арасында “Шомбыт” елгасының сул ягында атау бар. Шушы атауга каяндыр Уринә исемле хатын килеп йорт сала һәм хезмәтчеләр сәүдәчелек белән шөгыльләнә башлый. Уринә тирә-яктагы авыллардан тире, йон, бал, балавыз, йомырка җыеп, Казан шәһәрендә сату иткән. Вакыт узу белән аның хезмәтчеләре дә үзләренә йорт төзи башлыйлар, авылның исемен Уринә хөрмәтенә “Үри“ дип атыйлар.



Тарихи документлардан 1724 елгы халык санын алу мәгълуматларыннан куренгәнчә, Үри авылында 108 керәшен яшәве билгеле. Бу сан авылдагы ясак түләргә тиешле булган ир-ат җенесләрен генә күрсәтә. 1887 елгы ”Список населенных мест казанской губернии и с кратким описанием их” дигән чыганактан күренгәнчә, Үридә 110 хужалыкта 596 кеше яшәгән:293 ир,302 хатын-кыз. 7 хуҗалык рус милләтеннән булган.

Авыл халкының һәм хуҗалыклар санының артуы һөнәрчелек, кәсепчелекнең үсүе, базарларның ишәюе, читкә китеп эшләүчеләрнен күбәя баруы, патша хөкүмәтенең 1861-1870 елларда уткәрелгән либераль реформалар нәтиҗәсе булып тора. 1887 елгы документка караганда, авылдан 22 ир, 6 хатын-кыз даими рәвештә читкә китеп эшләгәннәр.

Авыл халкы игенчелек, терлекчелек, бакчачылык, умартачылык, һөнәрчелек, сәүдәчелек белән шөгыльләнгән. Тарихи документлардан Ури Чаллысы авылында 7 ир кешенең даими рәвештә тегүчелек белән шөгыльләнүләре күрсәтелә. Хезмәт ветераны, укытучы, пенсионер Мещерякова-Сорокина Анастасия Лазаревна истәлекләрендә, гаиләсе белән 25 төрле һөнәр башкаручы Сапожников Ефим дәдәй искә алына. Ул тегермән, тимерчелек тоткан, игенчелек, терлекчелек, итекчелек, тегүчелек һәм сату эшләре белән шөгыльләнгән.

Рәсми дәүләт кәгазендә Ури авылында 1736 елда авыл янындагы тау өстенә һәм 1771 елда яңадан агачтан чиркәү салыну турында әйтелә. Авылда 10 ир-ат,12 хатын-кыз священник яшәгән. Чиркәү XIX йөздә дә төзелгән һәм мәктәпләр дә ачылган. 1869 елны шул мәктәпләрнең берсендә, Алан- Полян авылында туган шагыйрь, Яковь Емельянович Емельяновның балаларга дәрес бирүе билгеле. 1892 нче елны Казан Изге Алла Анасы чиркәве төзелә һәм барлык чиркәүләр кебек, Казаклар Чаллысы, Иванай, Алан-Полян, Бирдебәк Чаллысында яшәүче керәшеннәргә хезмәт итә. Бу елларның истәлеге булып авыл читендәге елга “Поп елгасы” дип йөртелә.

1956, 1960 елгы мәгълүматлар буенча, авылда «Правда» колхозының үзәк утары урнаша. 1958 елдан Ури авылында – берләштерелгән «Победа» (үзәге – Казаклар Чаллысы авылы), 1993 елдан – мөстәкыйль «Чишмә» колхозы, 1996 елдан шул ук исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы эшли.

Авылның билгеле шәхесләре:

М.С.Глухов (1937–2003) – тарихчы, тарих фәннәре кандидаты, төбәкне өйрәнүче;
П.Ф.Краснов (1928–1965) – рәссам.



Ури Чаллысы авылының мәдәни мирас һәм тарих керәшен музее җитәкчесе Толстова Евдокия Григорьевна язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев