Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үри Чаллысы авылы музее кунаклар кабул иткән

Балык Бистәсе районының Үри Чаллысында өлкәннәр көне якынлашу уңаеннан «Будь здоров» клубына йөрүчеләр экскурсиягә килгәннәр.

«Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк», диләр. Тарихыбызны тулырак күзаллау, халкыбызның данлы үткәнен кадерләп, киләчәк буыннар өчен мөмкин кадәр тулырак саклау юнәлешендә милли мәдәниятләр елы кысаларында, өлкәннәр көне якынлашу уңаеннан музейга районда урнашкан «Дельфин» сәламәтләндерү комплексы каршында эшләп килүче «Будь здоров» клубына йөрүчеләр (җитәкчеләре Нина Мусина) экскурсиягә килгәннәр. Алар музейдагы экспонатлар, Үри Чаллысы тарихы, авыл халкының бүгенге яшәеше турында кызыксынып караганнар, тыңлаганнар. Очрашу табын артында дәвам иткән.

«Мәшләктән Анастасия Федорова да килгән иде. Кунакларга әбисеннән калган керәшен күлмәген күрсәтте. Фотоларга төшерделәр, бик сокланып карадылар. Керәшен киемнәре, йолалары хакында сөйләде. Керәшен халык җырларын җырлап, биюләрен биеп, ял иттек», — диде Балык Бистәсе районының Бирдебәк авыл клубы җитәкчесе Евдокия Толстова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев