Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үрәсбашта хәрбиләр истәлегенә мемориаль такта куелды

Кукмараның Үрәсбаш авылында Украинада махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләр истәлегенә мемориаль такта ачылды.

14 февраль көнне, Үрәсбаш авылы клубында Ватаныбызны үз тормышлары бәрабәренә саклаган, хәрби операциядә һәлак булган якташлары Динар Тимофеев, Денис Бектин, Владислав Григорьев истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узды.

«Әлеге чарада батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Мемориалга авылдашлар, туганнары һәм якыннары кызыл канәфер чәчәкләре куйды. Аларның безнең арада булмавы йөрәкне әрнетә. Чарада районның һәм авылның күренекле кешеләре катнашты. Район хәрби комиссариаты җитәкчесе Альберт Гомәров, чыгышы белән Танькино авылыннан булган Николай Петухов һәм хәрбиләрнең әти-әниләре килделәр.  Чыгыш ясаучылар яшь гомерләрен тынычлык өчен корбан иткән егетләрнең исемнәре һәркемнең мәңгегә йөрәк түрендә булачагын әйттеләр, аларның җаннары тыныч, урыннары оҗмахта булуын теләделәр. Укытучылар да катнашты. Аларга багышлап язылган шигырь дә укыдалар», — дип хәбәр итте авылдашлары Любовь Павлова.

Илебездә тынычлык булдыру хакына тормышларын куркыныч астына куйган геройларыбызны онытмабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев