Үрәсбаш балалар бакчасындагы табигать почмагы чәчәкләргә бик бай
Бу хакта безгә Кукмара районының Үрәсбаш авылы бакчасының җитәкчесе Любовь Павлова сөйләде.
Балалар бакчасында, балаларда бүлмә гөлләренә карата сак караш тәрбияләү, бүлмә гөлләрен үзләренә генә хас үзенчәлекләре буенча танып, бер-берсеннән аерырга өйрәтү, кеше тормышында аларның әһәмиятен аңлату буенча зур эш алып барыла.
“Җирдә йөзендә яшәүче һәр кеше матурлыкка соклана, табигатькә тартыла. Матурлыкны күрә белүне балага сабый вакыттан ук өйрәтергә кирәк. Безнең балалар бакчасында бу эш көн үзәгендә тора. Балалар белән матур-матур гөләэр үстерәбез. Гөлләрне утырту белән һәр көнне аларның үсешен күзәтәбез. Сулар сибәбез, төпләрен йомшартабыз. Гөлләрдә беренче чәчәкләр күренгәч, балаларыбызның куануларын күрсәгез! Үзе бер бәхет!. Алар янына утырып сөйләшәбез, матурлыкка сокланабыз, сакчыл караш тәрбиялибез”,– диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев