Үрәсбаш балалар бакчасында “Кич утыру” йоласын искә төшерделәр
Балаларның аңына әхлак кагыйдәләрен сеңдерү өчен балалар бакчасында да нәниләргә халкыбыз хәзинәләре нигезендә милли үзаң тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелә.
Кукмара районының Үрәсбаш балалар бакчасында элгәреге йолаларның бер төре – “Кич утыру”ны балаларга сөйләп, күрсәтеп, балаларны өлкәннәргә ихтирамлы булырга, ата-ананы хөрмәт итәргә, кардәш-ыру, дуслар белән тыгыз аралашып, ярдәмләшеп яшәргә өйрәтәләр.
“Без балаларга һәрвакыт халкыбызның йола-гадәтләре турында сөйләп торабыз. Бүген балалар бакчасында “Кич утыру» йоласын искә төшерделәр
Тәрбиячеләр элгәре авыл яшьләренең җыйналып кул эшләре белән шөгыльләнүе, өлкәннәргә ярдәм итүләрен сөйләделәр. Милли уеннар, җырулар белән көннең никадәр тиз узганын сизми дә калдык,
Шытып чыккан яшь үсенте сыман, нәниләребезгә дә якты кояш, “игелекле туфрак” кирәк. Безнең балаларыбыз бөтен яктан да үрнәк булып үссеннәр һәм милләтебез йола-гадәтләрен онытмыйча, горурланырлык шәхесләр булсыннар иде дип тырышабыз”,– дип сөйләде бакча мөдире Любовь Павлова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев