Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үрәсбаш авылы ничек барлыкка килгән?

Кукмара районының Үрәсбаш авылына 1435 елда нигез салынган.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Петропавел волосте составында исәпләнә, ә 1920 елдан соң Мамадыш кантоны ТАССР составына кергән.

Авылга, иң беренче булып, алты агай-эне күчеп килгән. Аларның фамилияләре Алтынбаев булган. Ул чагында авыл урынында куе урман җәелеп яткан. Кешеләр җир өчен урманны кисә башлагач, ерганаклар барлыкка килгән. Шундый ерганак хәзерге авыл белән урман арасында калган, аңа җирле халык «Погорна» (Паварна) дип исем биргән. Халык яратып печән чаба торган Нистер күпере башы, Карга чулниге кебек ерганаклар да бар.


Үрәсбаш авылы чишмәләргә дә бик бай. Авыл халкы, су эзләп, Олы чишмә (хәзерге исеме) тамагына килеп чыкканнар. Шушы чишмәдән кечкенә елга башланган. Аны Үрәс «Үрәчә» елгасы дип атаганнар. Бу елга бүгенге көндә зур сулы буа.

Елга башында урнашкан авылга Үрәсбаш дип исем кушалар. Халык җир эшкәртеп, терлек асрап көн күреп яши башлый. Ул вакытта авылда 260 ир-ат, 222 хатын-кыз исәпләнсә, бүгенге көндә — авылда 335 кеше.

1870 елда беренче тапкыр «Изге Гурий» исеме белән башлангыч мәктәп ачылган. 1932 елда гомуми мәҗбүри башлангыч белем кертелү нәтиҗәсендә, Үрәсбаш авылының мәктәп яшендәге балалары барысы да укуга тартылган. 1937 елдан мәктәп сигезъеллык, ә 1967 елда урта мәктәп статусы алган. Мәктәптә укучылар саны 228гә җиткән.

1930 елдан «Кызыл юл» колхозы оештырылган. Бүгенге көндә ул Кукмара «Агрохимсервис» оешмасының ярдәмче хуҗалыгы булып тора
Мәдәният өлкәсенә дә игьтибар иткәннәр: бәләкәй генә йорт җиткереп, шунда күңел ачканнар, яшьләр очрашып кавыша торган булганнар.

Бүгенге көндә авылда мәдәният йорты, медпункт, балалар бакчасы, кибетләр эшли, Ходай йорты төзелеп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев