Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үлчәү Чистайга китте

Азык-төлек өчен кухня үлчәвен Чистайдан Елизавета Цыганова килеп алды.

2023 елның икенче яртысына «Туганайлар» газетасына язылучылар арасыннан Чистай шәһәренең 2нче гимназиясендә туган тел һәм әдәбият укытучы карендәшебез Елизавета Цыганова кухня үлчәве откан иде.

Бүләкне алу өчен ул безнең редакциягә Казанда яшәүче кызы Венера белән бергәләп килде. Венера ике бала үстерә, ире — белорус милләтеннән. Үзләренең шәхси предприятиеләре бар. Укытучы кызы Венераның үз туган телендә бик матур сөйләшүен сокланып тыңладык. Беренче призны да Венера килеп алган.

Әйтмәдек бугай әле, «Туганайлар» редакциясе газетага язылучылар арасында оештыра торган традицион бу конкурста Елизаветага инде икенче мәртәбә бәхет елмайган. Ул 2021 ел азагында таба откан булган. Үлчәү — «Туганайлар»ның икенче бүләге. 

— Керәшен газетасына туксанынчы еллардан, «Туганайлар» түгел, ә «Керәшен сүзе» булып чыккан вакыттан бирле язылабыз. Казанга белем күтәрү курсларына килгәч, Николай Максимов миңа күп итеп «Керәшен сүзе» газетасын биреп җибәрде. Авыл саен йөреп, мин аны тараттым. Шуннан бирле бер дә язылмыйча калганыбыз юк, — дип сөйләде безгә Елизавета Михайловна. — Мин үзем Чистайда җирле керәшен оешмасы члены да. Газетага язылырга чакырам кешеләрне. Күбесе телефоннан, интернеттан аерылмый, «газеталарда кызык әйбер юк», дип, газета укымыйлар. Хщзер халыкка кызык кына кирәк. Безнең үзебезгә «Туганайлар»да язылганнарның барысы да ошый. Керәшеннәр өчен булган чын керәшен газетасы! Газетаны көтеп алып, бер язмасын да калдырмыйча укыйбыз. Башкаларны да «Туганайлар»га язылырга өндим. Сөйләшә башлагач, кыска хикәяләр, тетрәндергеч хәлләр, гаиләләр турында язылганнарны, вак-төяк киңәшләрне яратып укуларын әйтәләр. Бәлки, алга таба «Туганайлар» да, башка кайбер газеталар шикелле, махсус әдәби кушымта бирә башлар?!

Чистай керәшеннәрен «Туганайлар» газетасына яздырту белән шөгыльләнүче Елизавета Михайловна подпискага бәйле бер кызык хәлне дә искә төшереп алды: 

— Мин Чистайда яшәгәч, бер елны «Багалмам» ансамблендәгеләр «почтага барып языл, акчасын соңыннан бирербез», диделәр. Бардым, язылдым. Берсе бирәм дигән иде инде акчаны, ничектер җай чыкмадымы, шулай калынды. Квитанцияләр тутырдык, аларны редакциягә җибәрдек һәм ул кешебез үтүк отты... Бу хәлне, кызык итеп, әле хәзер дә искә төшерәбез.

Алинә Галимҗанова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев