Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тырыш гаилә – Югары Баграж авылы күрке

Авыл яшәсен өчен бар тырышлыкларын салып яшәгән Екатерина һәм Георгий Мухановлар гаиләсе - нәкъ шундыйлардан

Һәр авылны аның уңган, тырыш кешеләре бизи. Зәй районы Югары Баграж авылында да бик күп андый гаиләләр. Ераклардан бәхет эзләмичә, туган авылларында хезмәт куеп, шунда балалар үстереп, авыл яшәсен өчен бар тырышлыкларын салып яшәгән Екатерина һәм Георгий Мухановлар гаиләсе - нәкъ шундыйлардан. 

Катя түти - гомере буе сыер савучы, Георгий дәдәй механизатор булып эшләде. Бүген дә әле алар тулы канлы авыл тормышы белән, мал-туар асрап яшиләр.

 Екатерина Александровна Югары Багражга Кабан-Бастрык авылыннан килен булып төшә. Һәм менә Георгий дәдәй белән язмышларын уртак бәйләгән көннәргә дә 42 ел гомер үтеп киткән. Алар иңгә-иң куеп тырышып матур итеп гомер кичерәләр.  Икесе дә эшкә батыр, көчле рухлылар. Икесе дә җыр-моңга гашыйклар. Бу сәләтләре балаларына да күчкән, бик матур итеп җырлыйлар.

– Безнең әни – бик сабыр кеше. Тормышта һәрвакыт сабырлыгы белән үрнәк булды, шаян сүзле булуы белән аерылып торды. Бездә дә шул матур сыйфатларны тәрбияләде, сабыр булырга өйрәтте. Әтиебез дә һәрвакыт хезмәттә. Без әти-әнигә бик рәхмәтле. Оныкларын алар кебек яратучы юктыр. Пар канат булып, безне сөендереп, озак еллар яшәргә язсын аларга, – ди кызлары Эльвира. 

Тормыш иткәндә нинди хәлләр булмый да, нинди генә язмышларга дучар булмыйсың. Әлбәттә, бу якты дөньяда яшәп ятканда аның матур чаклары да, бәхетле һәм рәхәт мизгелләре дә була. Кеше язмышы гаять катлаулы бит ул. Сынаулар, киртәләр, зур югалтуларны йөрәк аша уздырып, сикәлтәле юллар үтәргә дә туры килә.  Язмышның ачы сынаулары да урап узмый гаиләне.  1997 елның  13 июнь көнен алар бүген дә тетрәнеп искә алалар. 14 яшьлек кызлары Маша суга батып үлә. Бу чорларда гаилә өчен тормыш тукталган кебек була. Әмма яшәргә кирәк! Шундый олы кайгылар кичергәндә Катя түти бишенче баласына тугыз айлык авыры белән кала.

Ә олы уллары Александрның инвалид булса да, кулыннан килмәгән эше юк. Саша сигезенче класска кадәр туган авылы мәктәбендә укый. Әмма сәламәтлеге какшау аркасында укуын туктатырга туры килә. Бүгенге көндә әти-әнисе белән авылда тора. Бик матур итеп бияләйләр тегә, әлеге һөнәрне үзлегеннән үзләштергән ул. Оста итеп гармунда уйный, әти-әнисенә хуҗалыкта булыша. Югары Баграж мәдәният йортында узучы чараларда, гармунчылар бәйгеләрендә  катнаша.  Саша тулы канлы тормыш белән яшәргә тырыша. Әнә шундый тынгысыз тормыш белән яшәгәнгә аңа авыруы да киртә була алмый.

Мухановларның кызлары Эльвира белән Аня гаиләле, ялларда әти-әниләре янына кайтып ярдәм итәләр. Уллары Николай - көрәшче егет, узган ел район Сабантуенда үз категориясендә өченче урынны алды. Авыл җирлекләре арасында узган ярышларда катнашып, призлы урыннар ала. Авылда узучы мәдәни чаралар да  Николай катнашыннан башка узмый.

Бу көннәрдә Екатерина Александровнаның 60 яшьлек юбилее. Без аңа шулай язмыш сынауларына бирешмичә, көчле рухлы булып яшәвен телибез.

Фотолар гаилә архивыннан.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев