Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Туым Жондозы» конкурс-фестиваленең бишенче сайлап алу туры Кайбычта узачак

Керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым Жондозы»-«Рождественская звезда» конкурс-фестивале быел 13нче тапкыр оештырыла.

Ноябрь аенда 5 зона буенча сайлап алу турлары узачак. Чистай, Казан, Әлмәт, Кайбыч һәм Кукмара районы зоналарында конкурсның жюри членнары катнашучыларга бәя бирәчәк.

Конкурс-фестиваленең бишенче сайлап алу туры 1 декабрь көнне Олы Кайбычта узачак. 

Башлана иртәнге 10:00

Беренче зона ярышы 17 ноябрь көнне Чистай шәһәрендә узды. Монда Чистай һәм Түбән Кама районнары көч сынашты. 

Икенче сайлап алу туры 20 ноябрь көнне Казанда узды. Казан, Арча, Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче районнары катнашты.

Өченче тур 22 ноябрьдә Әлмәт районының Кәләй авылында узды. Монда Яр Чаллы, Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Сарман һәм Тукай районнары булды.

Дүртенче тур 24 ноябрьдә Кукмарада узды. Монда Кукмара, Балтач, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск һәм Саба районнары катнашты.

 

«Туым Жондозы» конкурс-фестивале керәшеннәрнең үзенчәлекле мәдәниятен саклау һәм үстерү, халык җыруларын башкаручы талантлы үзешчәннәрне барлау, иҗат коллективларының профессионал дәрәҗәсен арттыру, толлерантлыкны ныгыту максатыннан үткәрелә.

Татарстан мәдәният министрлыгы, Я. Е. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, республика керәшен иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла торган бу конкурста 5 яшьтән 35 яшькә кадәрге талантлы яшьләр катнаша.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
«Аутентик вокал» (соло);
«Халык вокалы» (соло);
«Фольклор-эстрада вокалы» (соло);
«Фольклор-этнографик коллектив»;
«Халык җырларын башкаручы вокаль ансамбль»;
«Халык җырының заманча интерпретациясе»,
«Этник халык инструментлары ансамбле».
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев