«Туым Жондозы»: керәшен җыруларының «алтын фонд»ы, җиңүчеләргә акчалата бүләк һәм сәләтле яшьләргә — юл
30 январьда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым Жондозы»-«Рождественская звезда» конкурс- фестивале оештыруга багышланган матбугат конференциясе узды. Анда фестиваль һәм көтеләчәк яңалыклар турында сөйләделәр.
Гран-при: Иң яхшы солиcтка — 30, ә иң яхшы коллективка 50 мең сумлык акчалата бүләк
Матбугат конференциясендә «Туым Жондозы» конкурс-фестивальнең огркомитеты рәисе урынбасары, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең мәгълүмати-методик тәэмин итү бүлеге мөдире Ирина Муллина; фольклорчы, этнограф, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, конкурска нигез салучы, жюри рәисе Геннадий Макаров; «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе, гала-концертның режиссеры Эльмира Кашапова; Республика керәшен оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев катнашты.
2008 елда фестиваль беренче тапкыр шәһәркүләм конкурс буларак үткәрелгән. Берничә елдан ул республика дәрәҗәсенә күтәрелде. Ике елга бер була торган «Туым Жондозы» конкурс-фестивале быел 13нче тапкыр оештырыла. 2023 ел азагына кадәр биш зонада сайлап алу турлары узган иде (Кайбыч, Кукмара, Чистай, Әлмәт районнарында һәм Казан шәһәрендә). Сайлап алу турларында I дәрәҗә лауреат булган конкурсантларны жюри членнары бу елның январь аенда онлайн тыңлап, гала-концертта катнашу өчен барлыгы 20дән артык финалистны сайлап алды.
«Сайлап алу этапларында конкурстантлар 3 яшь категориясендә һәм 7 номинациядә көч сынаштылар. Гала-концертта Тукай, Кукмара, Кайбыч, Теләче, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Мендлеевск, Мамадыш районнарыннан; Казан шәһәреннән; шулай ук күрше Башкортстаннан һәм Чиләбе өлкәсенннә килгән фольклор коллективлар, солситлар чыгыш ясаячак. Финалистлар ике Гран-при бүләге өчен көч сынашачаклар: солистлар һәм фольклор коллективлар арасында. Аларга кубок һәм акчалата бүләк тапшырылачак: солистларга — 30 мең, ә коллектика 50 мең», — дип билгеләп үтте Ирина Муллина.
Гала-концерт — «Туым Жондозы» дигән айсберегның очы гына
Яңа көйләр, җырлар табу җиңел түгел. Буыннар алышына, элекке җырларны белүчеләр азая. Шуңа күрә аларны балаларга өйрәтү, этник сәнгатькә игътибарны арттыру проблемасы туа. Конкурска нигез салучы Геннадий Макаров шул хакта сөйләп узды.
«Бу конкурс башланып киткәндә эстрада өстенлеге бар иде. Без инде аны нәкъ менә этник фестиваль итеп уздырырга тырыштык. Катнашучыларның үз районнарында, авылларыенда гына җырланган көйләрне, элгәреге әбиләр кигән киемнәрне сәхнәгә чыгару, аларны халыкка күрсәтүгә игътибар бирәбез. Бу эшләрнең уңай нәтиҗәләрен дә күрәбез. Моңа кадәр беркайда да яңгырамаган җырларны, көйләрне ишеттек. Үзебезнекен үзебез өйрәтик дип, әлеге җыруларны җыеп, берничә китап итеп тә бастырдык. Конкурс ярдәмендә борынгы көйләрне яраткан оста яшь җырчыларны да күрдек. Һәм аларның күбесе консерваториягә яки мәдәният институны укырга керделәр, анысы аеруча сөенечле. Фестивальнең абруе зур, Татарстанда үз урынын алды дисәк тә була. Әлеге фестивальнең гала-концерты айсбергның очы гына, ә аның артында башкарылган бик күп көч һәм эш яшерелгән», — дип сөйләде ул.
Бу конкурс күп кенә яшь җырчыларны тәрбияләде. Алар инде бүген эстрада сәхнәсендә ышанычлы адымнарын атлыйлар. Чакырылган җырчылар да шушы конкурс җиңүчеләре булачак: Татарстанның атказанган артситы, «Бәрмәнчек» солисты Александр Игнатьев; нагайбәк кызы Юлия Туктарева (Савельева); төрле милләт вәкилләреннән торган «Зәкәрия» фолк группасы җитәкчесе Лилия Зиганшина; Җырчы Җәкәү йортының «Тумар» ансамбле һәм башкалар.
Керәшен җыруы төрле милләт вәкилләрен берләштерә
«Туым Жондозы» фестивале керәшеннәр өчен генә оештырылмый. Монда керәшен җыруын яратучы, аның белән кызыксынган һәркем катнаша һәм тамашачы буларак килә ала. Хәтта, керәшен җырын бик яхшы башкарып, гран-при бүләгенә ия булган башка милләт җыручылары да бар.
«Туым Жондозы» фестивальдә бер-берсенең традицияләре, йолалары белән якыннанрак танышсыннар дип, төрле халык вәкилләрен чакырабыз. Гала-концертта тамашачылар керәшен такмаклары, ректур, кунак җыруларын ишетәчәк. Һәр номер билгеле бер сюжетта булачак», — дип уртаклашты фестивальнең режиссеры Эльмира Кашапова.
Фестивальне оештуыруда актив керәшен яшьләре дә ярдәмгә килә.
«Бәрәкәт» яшьләре дә катнашучыларга булышып, кунакларны каршы алып торачак. Оештыручылар арасында керәшен чибәрләре дә бар. Быел концертны алып баручы «Кряшен чибяре-2023» титулы иясе Теләче районының Субаш авылыннан Анжелика Павлова булачак. Шулай ук, җюри составында Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Лиана Самойлова да бар«, — дип сөйләп узды Республика керәшен оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев
Бүген, пресс-конференцияда, конкурсның катнашучылары Амелия Феофанова белән Иван Пугачев дуэты «Чибәр кызга» җырын башкардылар. Алар әле быел «Туым Жондозы» конкурсының гала-концертын алып баручылары да.
Исегезгә төшерәбез, 3 февральдә Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым Жондозы» фестиваленең Гала-концерты узачак. Монда һәр төбәк, үзенә генә хас җыруларын башкарачак. Халкыбызның «алтын фонд»ы яңгыраячак.
Башлана: 15.00 сәгатьтә. Билетлар сатуда.
Солтан Исхаков фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев