Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тукай районыннан мактауга лаек укытучы Светлана Кашапова турында

Иске Дөреш үз күрде, Яшәү дәрте көч бирде», – дигән шигъри юллар белән башлап җибәргән Светлана Сергеевна «Үзем турында үзем...» дип аталган язмасын.

Мәктәптә завуч булып эшләгән чорда, авыл тарихында калсын дип, һәр укытучының хезмәт юлы турында җылы итеп мәкалә язган. Шул истәлекләр арасында үзе турында язганында Иске Дөреш авылы халкының аны якын итүен, эшкә дәрт өстәүләрен ассызыклаган. Кыска, тыйнак итеп язылган истәлекләрдә аның олы хезмәте чагыла. Тыйнак язылган, чөнки үзең турында язуы кыен бит ул. Башкалар хакында исә җәелеп, кирәк җирдә мактап, күкләргә чөеп язарга була. Шәхси уңышларыңны, бәяләп бетергесез хезмәтеңне мактап: «Менә мин нинди!» дип күрсәтеп булмый – тыйнаклык итәктән тарта.

Бүгенге язмам тыйнак, сабыр, тирән белемле, тырыш, йомшак телле, киң күңелле, күңел б айлыгын юмарт өләшүче укытучым, сыйныф җитәкчем – Светлана Сергеевна хакында.

Теләнче Тамак (ул вакытларда исә Ворошилов районы дип атала) авылында гомер итүче Сергей Ермолаевич Чернов белән Нина Кузминична Кондратьева гаиләсендә 1949 елның 10 августында – бакчада җимешләр өлгереп, басу-кырларда игеннәр мул башакларын тибрәлдереп утырган мәлендә тупырдап торган, бөдрә чәчле кыз бала якты дөньяга аваз сала. Яктылык, тормышка нур чәчүче булсын дип балага Светлана дип исем кушалар. Сергей абый Алабуга укытучылар институтының тарих факультетын тәмамлаган. Ул «Кызыл Татарстан» газетасы корреспонденты, коммунист, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз орденына лаек булган дәрәҗәле кеше. Мин мәктәптә укыган чагында да Чернов фамилиясе колакка еш чалына иде. Чыннан да зур ихтирамга лаек, билгеле шәхес булган ул.

Нина апа – Мөслим районы кызы. Чернов абый, корреспондент буларак, Мөслимгә килгәч, райсоветта секретарь булып эшләүче яшь, чибәр кызга гашыйк була. Әнә шул рәвешле яшь, матур гаилә барлыкка килә.

Светлана Сергеевна әнә шул тату гаиләдә беренче бала була. Бәхетле парларның тагын ике кыз, өч малайлары туа. Авыл тормышының бетмәс-төкәнмәс эшләре беренче балага – Светланага төшә. Ул вакыттагы басукырлардагы эшләренең авырлыгын сөйләп торасы да юк. Борчак басуын чабу (ул чалгыга уралып тилмертә), кукуруз кәтмәнләү (монысын беренче тапкыр ишетәм), бишәралтышар гектар чөгедер эшләгән чорлар иде бит ул елларда. Шуңа өстәп печән чабулар.

«Җәй буе төрле эшләр берсе артыннан икенчесе көтеп кенә тора. Унике-унөч яшьлек чагымда төнге сәгать бердә әтигә ияреп печән чабарга бара идем. Шаккатмалы, 49 йөк печән алып кайтканыбыз әле дә хәтердә. Абзар тулы мал-туар, өй тулы бала-чага...» – дип үсмер елларын искә ала Светлана апа. Әтисе белән кышлык утын әзерләү, авыр балта белән утын яру да үсмер кыз җилкәсенә төшә.

Язмамның шушы урынына җиттем дә, уйланып утырам. Минем инде күптән гүр иясе булган Миннәхмәт бабам (искә алуым дога булып барсын) һәрвакыт «Эш кешене үтерми» дип әйтә торган иде. Кыз баланың бик авыр физик эш башкаруы дөрес түгел дип уйлыйм. Ләкин ул вакыттагы кырыс авыл тормышын башкача алып барып булмый иде.

Шулай итеп Светлана исемле яшь, чибәр, физик яктан көчле булып үсеп җиткән кыз урта мәктәпне тәмамлагач Казан Дәүләт Педагогия Институты география факультетына читтән торып укырга керә.1967 елның 1 сентябрендә Түбән Чыршылы мәктәбендә үзенең педагогик эш стажын башлап җибәрә. Сарманга РОНОга килгәч аны Иске Дөреш мәктәбендә директор булып эшләүче Фәйзрахман абый Гимазетдинов күреп ала һәм үз мәктәбенә укытырга чакыра. Мин укыган чагымда да Фәйзрахман абый директор булып бик күп еллар эшләде. Рус теле, әдәбияты укытты. Беркайчан балаларга тавыш күтәрмәс, ипле, акыллы, мөлаем, киң күңелле, яхшы кеше иде Фәйзрахман абый. Ул да күптән арабызда юк инде. Өч ел Чыршылы мәктәбендә эшләгәннән соң Светлана Иске Дөреш сигезъеллык мәктәбенә география укытучысы булып кайта. Ул вакыттагы бердәм, көчле, ярдәмчел коллективны Светлана апа сагынып, ихтирам һәм хөрмәт белән искә алып сөйли: «Йөрәк җылыларын кушып акыллы киңәшләрен биргән, минем чын укытучы булып үсүемә ярдәм иткән остазларым Садыйк һәм Фәйзрахман абыйларга, Гөлсем, Тәзкия (монысы минем әнием), Тәзкирә, Дәмниха, Рәкыя, Һәдия, Нәфисә апаларга чиксез рәхмәтлемен, – ди һәм үткәннәрне искә ала: –Мәктәптә укытучының үзәгенә үткән “сөенечле вакыйга”- фронталь тикшерү бит инде ул. Бүгенгедәй хәтеремдә, мәктәбебезгә тикшерү белән килгән Наилә Мостафина: “Кая, күрик әле, 10 класс белем белән ничек укыта микән яшь кызыгыз?” – дип минем дәрескә керде. Теләнче Тамакта узган укытучылар киңәшмәсендә көчле коллектив туплаган мәктәп директоры, мөхтәрәм җитәкче Фалих Арслановка: “укучыгыз борыныгызга чиртте бит”, – дигән Наилә ханым. Бу әлбәттә, үзең укыткан укучы турында укытучысына карата бары мактау сүзләре. Укытучысыннан остарак итеп дәрес биргән икән укучың, бу инде укытучыга булган иң югары бәя.

Үз эшенә гашыйк яшь кыз рәхәт итеп, матур итеп, яратып эшли мәктәптә. Тормыш дәвам итә. Шул авыл егете, үзе кебек үк намуслы, уңганбулган Наил белән тормыш корып җибәрәләр яшьләр. Бербер артлы ике ул, бер кызлары туа. Кайнанасы Мәдинә апаны хөрмәт белән, сагынып искә ала Светлана апа. «Балаларны ул үстереште, ул карады. Мәктәптән турыга колхоз җыелешына, утырышларга китә идек. Иртән чыгып китәсең дә кичке сәгать бишләрдә генә кайтып керәсең. Беркайчан караңгы чырай күрсәтмәде. Аларның урыннары оҗмаһ түрләрендә булсын!» – дип якты истәлекләргә бирелеп ала. Балалары да, үзләре кебек үк эшкә булган, тырыш булып үсәләр. Хәзер инде һәрберсенең үз тормышы. Әниләре янына кайтып хәләхвәл белешеп, барлык эшләрен эшләп, ярдәм итеп торалар.

Светлана апа сыйныф җитәкчем булды. Ул безне 4 класска кабул итеп алды – барысы 26 бала. Шунысы аеруча истә калган, без бик шаян класс идек. Тәртипсез дип әйтмим, бала-чага чашмыйча, уйнамыйшаярмыйча тормый бит инде. Линейка каршына чыгып басу кебек күңелсезлек булганда да класс җитәкчебез үзен тиешле югарылыкта тота белде, тавыш күтәреп ачуланмады. Йомшак, ипле тавышы белән: «Балалар, алай ярамаганын үзегез дә яхшы беләсез. Укытучылар алдында мине кыен хәлдә калдырасыз» дип әйтүе безне җир ярылса, җир ярыгына керелек итә иде. Гади генә, әмма үтемле сүзләр. Нинди оста тәрбия ысулы. Иң күп укучы булган класс булганга колхоз кыр-басуларында эшләргә дә безне җибәрәләр иде. Без классыбыз белән Светлана апаны бик яраттык, хөрмәт иттек. Ул безнең мәктәптәге икенче әниебез булды. Армия хезмәтләрен үтәп кайткан классташ егетләребез дә беренче булып Светлана апа янына ашыгалар иде. Алар, олыгаеп килүче, гәүдәгә кечерәя барган апабызның йомшак иңнәреннән сөяргә, тәрбияле булырга өйрәткәне өчен тагын бер кат рәхмәтләрен әйтергә, хәлләрен белергә дип сыйныф җитәкчебез янына керәләр иде.

«Тормышта үз юлымны, үз урынымны табып, 37 ел яраткан хезмәтемне башкардым. Җәмәгатъ эшләрен үз итеп, зур җаваплылык тоеп, төгәллек белән башкарырга тырыштым. “Тукай исемендәге” колхозның гомүми газетасын чыгаруга җитәкчелек иттем, ике дистә елга якын терлекчелек фермасында агитатор, колхозкүләм күргәзмә- агитация эшен башкаручы идем. Һәр көнне кич авыл радиосыннан игенчелек һәм терлекчелектә булган яңалыклар, уңышлар турында тапшыру алып бару да укытучылар өстенә йөкләнә иде», – дип сөйли укытучым.

Светлана Сергеевнаның тырышлыгын, гаделлеген, төгәллеген исәпкә алып, укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп куялар. Бу – укучылар, уку процессы өстенә укытучыларың өчен дә җавап бирергә тиешле вазыйфа. Әлбәттә, хөрмәтле укытучымның намуслы хезмәте югары бәяләнә.

Светлана апа авыл яңалыклары, район тормышы белән һәрдаим кызыксынып тора. Абзар тутырып кош-корт үстерә, ишек алдын тутырып үстергән аллы-гөлле чәчәкләре җанга рәхәтлек бирә.

Яраткан укытучыбыз, сыйныф җитәкчебез, мәктәптәге икенче әниебезгә һич тә җитмеш биш яшь бирмәссең. Ул һәрвакыт көләч йөзле, матур. Светлана апа! Сәламәт булып, балалар һәм оныклар кадерхөрмәтендә яшәргә язсын сезгә. Халкыбызга күрсәткән игелекле хезмәтегез, изгелегегез үзегезгә меңе белән кайтсын!

 

https://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/maktaularga-laek-saxes

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев