Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туйлар гөрли, туйлар!

Шушы көннәрдә Зәй районының Урта Баграж авылында һәм Питрәчтә яңа керәшен гаиләләре туды.

Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Урта Баграж егете өйләнде. Яшь парны тантаналы көннәре белән район башлыгы Разиф Кәримов котлады, дип хәбәр итә "Новости Заинска".

«Кадерле яшь парларыбыз, сезне гаилә кору көнегез белән котлыйбыз. Гаиләгез нык булсын, бәхетле булыгыз. Владиславка исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтуын телим», — диде Разиф Галиевич.

Яшь парларны шулай ук Баграж халкы исеменнән авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев, Баграж авыл Советы депутаты Эдуард Галеев, керәшеннәр җәмгыяте рәисе Валентин Атласов, керәшен җәмгыятеннән Николай Токранов тәбрикләделәр.

Питрәчтә Денис һәм Ильфина Курановалар та гаилә корып җибәрделәр. Аларны котларга дип Питрәч район башкарма комитеты җитәкчесе Вадим Ильич Никитин да килгән. Яшьләргә бәхет, тигез тормыш теләп матур сүзләрен җиткергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев