Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туй йолалары сәхнәләрдә генә яши

Минзәлә ягындагы Мәлкән авылында элгәредән үк сакланып килгән туй йолалары һәм тәртипләре әле узган гасырның 70нче, 80нче елларында да үтәлгән.

Тизләтелгән заманда яшибез, халыкның борынгыдан килгән гадәтләре, яшәү тәртибе генә түгел, тормыш итү рәвеше дә көннән-көн үзгәрә. Тамырыннан аерылган агачтай, кеше дә үз үткәненнән ерагая, үз нәсел хәтерен җуйганнан-җуя бара. Шундый шартларда, һәр халыкның үз тарихи асылын чагылдырган узганнарын саклап калырга кирәк. Хәзерге заманда бу җаваплы эш — мәдәният, сәнгать һәм мәгариф өлкәләрендәге белгечләр өстендә. Керәшен культурасын саклауда, бигрәк тә мәдәният хезмәткәрләре зур роль уйный, дип әйтер идем. Мисал итеп, безнең Мәлкән авылын китерү дә җитә. 

Безнең Яңа Мәлкәннең 50 елга якын тарихы булган үз фолькор ансамбле — «Мәлкәнәй» бар. Бу ансамбль, оешкан көненнән башлап, Мәлкәндә һәм районыбызның Рус Мөшегесе, Иске Мәлкән, Кадрәк, Югары Юшады, Түбән Юшады, Иске Мунча авыллары керәшеннәрендә сакланып калган көй-җыруларны һәм йолаларны өйрәнә, аларны яңартып халыкка җиткерә.

Шуларның берсе — гаилә коруга багышланган туй, аның элгәредән үк сакланып килгән һәм әле узган гасырның 70нче, 80нче елларында да үтәлгән йола-тәртипләре. Элек, яшь гаиләнең тормыш юлы башланганда, буыннан-буынга күчеп килгән гадәтләрне, йолаларны үтәүгә зур игътибар бирелгән. Кызганыч, хәзерге заманда ул сәхнәдә уйнала торган җырулы көлкеле кызык тамаша буларак кына кабул ителә.

Мәлкән авылының 2000 елларда сәхнәләштерелгән элгәреге туй күренешендәге йолалар, җырулар «Мәлкәнәй» ансамбленә нигез салган һәм аның беренче җыручылары булган Галина Львова, Татьяна Асанова, Олимпиада Назарова, Валентина Петрова, Анастасия Шабаева, Лидия Пузырева, Анна Викторова, Татьяна Черновадан язып алынган.

«Мәлкәнәй» ансамбле шул туй күренешен бик күп бәйрәмнәрдә, зур сәхнәләрдә халыкка күрсәтте. Тамашачы ошатты, заманында республика матбугатында да ул хакта язып чыктылар. 

Мәлкән авылы түтиләре сөйләвенчә, элек туйларда әйтәсе сүзләрен дә, теләкләрен дә кара-каршы җыру әйтеп аңлатканнар. Кода-кодагыйлар алдында оятка калмас, сер бирмәс өчен, туйга оста җыручыларны чакырганнар. Элгәре биана йортына төшәсе киленне учак ягып, җир себереп — эш эшләп каршы алу гадәте булган. Ут — җаман көчләрне бетерә, аларны качыра; аяк астында бозым була калса дип, җир себергәннәр. Бөтен кеше дә эшләгәндә яман ният йөрүчеләрне тиз күреп алганнар.

Туйның икенче көнендә, токмач кистереп, яшь киленне сынаганнар. Килен камыр басканда, юри генә, аны ерту белән куркытканнар. Токмач камырына тимәсеннәр өчен, килен бүләк бирергә тиеш булган. 

Гомер буе иң якын туганнардай аралашып яшисе кода-кодагыйларның бу мөнәсәбәтләре җыруларында да чагыла: 

Килсен дә лә болыт, җаусын җаңгыр,
Китсен дә лә урман буена.
Безнең дә лә болай җөрешүләр
Җитсен дә лә гумер буена.

Һаваларда очкан кошкайларның
Койрыкларын борып тотармын.
Балагыз өчен лә борчылмагыз,
Үзебезнеке күк лә тотарбыз.

Быел гына уңган, әй, бодайдан,
Корт анасы таптым курадан.
Корт анасы күек кодагыйны
Теләп кенә алдым Ходайдан.

Тәрәзәләр ачып мин сызгырдым,
Болан печәннәре кипсен дип.
Болын печәннәре кипте инде,
Безгә китәр вакыт җитте инде.

Кодалар туйдан китәр алдыннан, кулларына шешә күтәреп, аларны «атам, тизрәк китегез», яки «хәзер сарайдан әтәчне, ата казны чыгарып талатабыз» дип, юри куркытканнар. Коадалар да, чын-чынлап курыккан булып кыланганнар. «Эзегез калмасын» дип, кодалар артыннан куып, мылтык та атканнар. Болар барысы да мәзәк өчен эшләнгән, йоласы шулай булгач, беркем беркемгә үпкәләмәгән. Бу — яшь килен төшкән җирендә таш булсын, шушында гомерлеккә калсын, дигән уй белән эшләнгән.

Лариса ӘХМӘТШИНА. 
Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев