Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тугыз айга – йөз илледән артык чара

Түбән Кама җирле керәшен җәмгыяте тугыз айлык эшенә йомгак ясады.

Утырышта җәмгыятьнең идарә членнары, ансамбльләргә йөрүчеләр белән беррәттән, муниципаль район башкарма комитетыннан рәсми вәкилләр, Түбән Камадагы унике милли оешманың җитәкчеләре   катнашты.

Керәшен җәмгыяте председателе Тамара Баһаветдинова керәшен культурасын саклауда кулга-кул тотынып эшләүләре өчен, зладагыларның барысына да рәхмәтен белдерде. Бу юнәлештәге эшчәнлекне алга таба мәктәпләр, китапханәләр, һөнәри белем бирү йортлары белән берлектә дәвам итәргә кирәклеген басым ясап әйтте.

Җәмгыять председателе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова үз докладында шушы елның 9 аенда, керәшен бәйрәмнәрен дә кертеп, барлыгы 150дән артык чарада катнашуларын, интернеттагы социаль челтәрләрдә үз эшчәнлекләрен чагылдырган 200дән артык язма урнаштырылганын телгә алды. Аерым алганда, керәшен культурасы, милли киемнәре, керәшеннәрдән чыккан Советлар Союзы Геройлары белән таныштыру максатыннан, “Заман”да һәм 37нче китапханәдә шәһәр балалары белән очрашулар уздырылды. Январь-сентябрь айларында җирле телевидениедә керәшеннәрнең йола бәйрәмнәренә багышланган 6 тапшыру күрсәтелде. Телевизор караучылар нардуганчыларны да, Олы көн бәйрәмен дә, Алма спассын да, авыллардагы самовар кайнату, кыз алу йоласын да күрделәр.

“Сүрәкә” ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина, үз чыгышында, алга таба да җирле керәшеннәрнең җыру, йола үзенчәлекләрен өйрәнү мөһимлеген искәртте.

Зур Афанастан – “Серле мәләнчек” (җит. Лидия Чеботарева), Кече Җирекледән – “Җирекле моңнары” (җит. Гөлшат Хөсәенова), Олы Атыдан – “Ак түтиләр” (җит. Надежда Замотаева), Байданкинодан “Тальяночка” (Вероника Боярова) ансамбльләренә һәм, шулай ук, Нариман клубы җитәкчесе, күптән түгел генә үз авылларында фольклор ансамбле оештырган Ксения Федотовага, “Серле мәләнчек” гармунчысы Александр Прокопьевка һәм башкаларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев